Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә авылның зур терәге (+фоторепортаж)

Тау зары дип исемләнеп тора ул авылга кергәндәге элмә тактасында. Ләкин барыбыз да аны Таузар дип атап йөртәбез. Кайчандыр кечкенә генә булган авыл бүгенге көндә күзгә күренеп зурая, ике катлы йортлар барлыкка килә, салынып кына килүчеләре дә бар.

Яшьләр дә авылдан китми, чөнки алар да дәүләт ярдәмен тоялар, эшен дә табалар. Авылда мал асраучылар да аз түгел, ат тотучылар да бар. Дәүләт программасы нигезендә таузарлылар «Белем, мәдәният һәм дәвалау үзәге» дип аталган күпфункцияле бинага лаек булдылар. Ул үзенә халыкка хезмәт күрсәтүче берничә объектны берләштереп, әллә кайлардан күренеп тора. Сабыйлар да яңа бакчага бик яратып йөриләр, уен мәйданчыклары да заманча җиһазландырылган аларның. Күпфункцияле үзәк янәшәсенә генә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларына багышлап ясалган яңа һәйкәл салынды. Урамнарга асфальт түшәлде. Таузарда бүгенге көндә бердәнбер төп проблема - ул кибет булмау. Кисәк кенә берәр әйбер кирәк булган очракта да алар күрше авылларга барырга мәҗбүрләр. Бәлки өметле авылга киләчәктә берәр шәхси эшмәкәр кибет салып, таузарлыларга шатлык бүләк итәр.

Кечкенә генә авылның зур терәге бар, ул - Азат Зиятдинов. Азат Шәймулловичның әлеге авыл үсешенә өлеше бик күп керде, туган авылын онытмыйча, аңа һәрьяклап ярдәм итеп торучы әлеге шәхескә карата авыл халкының хөрмәте зурдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250