Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә буйлы, олы йөрәкле Ришат

Күптән түгел авылыбызда мәчет ачылу тантанасында ветеран укытучы Рауза апа Зиннәтуллина җыйналган бар халыкны шаккатырырлык, сокландырырлык бер мәгълүмат җиткерде.

Мәчет төзелешендә эшләүчеләрне бүләкләгәндә, авылдашыбыз Ришат Камалиевны чакырды да: "Беләсезме, шушы кечкенә генә егет мәчетнең бер эшеннән читтә калмады, коймаларны берүзе корып чыкты, әле авылның югары очында бригадир ролен дә үтәде, бар халыкны эшкә чакырып йөрде", - диде. Район җитәкчеләренең дә, башкаладан килүчеләрнең, калган кунакларның да күзләрендә соклану иде бу минутларда.

Ә без, авылныкылар, Ришатның бу гамәлләренә инде ел буе шаһит булганга, бар халык алдында аңа шушындый бәя бирелгәнгә ихлас сөендек кенә. Мәчет бурасына дигән агачларны каезларга дигәч, Балтачка барып, яңа балта алып кайткан, кайратып, әзерләп куйган егет, дөрестән дә, бер генә эштән дә читтә калмады. Бураганда да, фундамент эшләгәндә дә, чистартканда, төзегәндә дә... гел төзүчеләр янында мәш килде (зиратта үткән өмәләрнең дә берсеннән дә калмый ул). Хәер, моңа кадәр дә ачык күңелле Ришат авылда олысына да, кечесенә дә дус, һәркем белән сөйләшер тема, сүз таба, шуңа күрә барыбыз ярата, хөрмәт итә идек үзен.

Дөньяга килгәндә үк язмыш сынавына дучар булган (баласын шактый авырдан таба әни кеше - шунда буыннарына зыян килеп калганмы, әллә шулай яралганмы, монысына "язмыш" дип килешергә генә кала һәм килешә дә Әминә апа), үзенчәлекле - кечкенә буйлы булса да, олы йөрәкле шул Ришатыбыз. Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, уен-көлке дә, үткенлек тә җитәрлек үзендә. Кая барса да, югала торганнардан түгел.

-Курыктым шул, бер җиргә дә җибәрмәдем, - ди Әминә апа. - Әле ярый яшьтәшләреннән бераз соңрак булса да, укырга биргәнбез, мәктәптә бик яратып укыды. Беркем үчекләмәде, кимсетмәде, сыйныфташлары бик яратты. Әле дә бөтенесе шундый якын итеп йөри. Туйларына-никахларына да чакыралар, очрашуларга да бара...

Дөресе шулай, сыйныфташлары гына түгел, алардан берничә ел соңрак укыганнар да Ришатны үз тиңдәшләре саный, алар да, аннан соңгылар да "Ришат абый" дип, аңа тартыла. Сәбәбе нидә икән соң дисезме? Билгеле, Ришатта. Аның ихласлыгында. Бала күңелен алдап булмый шул. Ихлас ярата ул аларны. Моннан берничә еллар элек, тирә-якта иң беренче булып (әле Сабантуйларга да алып килмиләр иде) квадрацикл сатып алган иде Ришат. Әй, рәхәтләндерде бөтен авыл баласын шунда утыртып йөреп! Шуннан бирле бөтен бала-чага өчен дөньядагы иң шәп дус Ришат абыйлары! Мәктәп яшендәгеләр өчен дә чит кеше түгел ул. Кечерәкләрне кыш буе Шушма елгасындагы бозны тәртипләп, хоккей уйнарлык хәлдә тотып сөендерсә, зурраклары белән күрше Салавычтагы спорткомплекска, шөгыльләнергә йөри... Өлкәннәрнең дә хәл-әхвәлен белешеп тора. Шуңадырмы, безнекеләр генә түгел, авыл аша үткән биктәшлеләрдән дә беркем дә Ришатка сәлам бирми үтми. Үзе дә әллә каян эндәшә шул...

Әнисе Әминә апага иң ныклы терәк, ярдәмче, булышчы да Ришат. "Әле ярый читкә җибәрмәгәнмен, ничек үз янымда калдырганмын", - дип сөенә ул бүген. Бер-берсен ярты сүздән аңлый, авыр чакларда бер-берсенә иптәш тә, фикердәш тә ләбаса алар. Тормыш иптәше Ринат абыйның фаҗигале үлеме, кечкенә авыру бала белән яшьли тол калу, авыру-сырхаулар, югалтулар... - тормыш юлы шактый сикәлтәле булды Әминә апаның. Чарасыз калган чаклары да, әрнү-сызланулары да күп булды. Әмма зарланмады, моңын, йөрәк әрнүләрен эчкә йота белде. Бүген дә булганына шөкер итеп, улының яхшы гамәлләренә сөенеп яши. Авылдашларының Ришатка булган хөрмәтенә, яхшы мөнәсәбәтенә рәхмәтле булып яши...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250