Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көектә яңа ФАП ачылды (фото)

Көек авылында кунаклар авыл үзәгендә яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнаштылар. Әлеге күркәм тантанага авыл халкы да бердәм булып килгән иде.

"Районда мондый төрдәге яңа медпункт унынчысы, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган дәүләт программалары районыбызда уңышлы гына тормышка ашып килә. Шуның нәтиҗәсен сез бүген үзегез дә күрәсез", диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Мөхтәрәм кунаклар бу объектның авыл халкы өчен әһәмиятле һәм сөенечле дә булуын ассызыклап, аларга исәнлек-саулык, сәламәтлек теләп, бирегә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрсәгез иде, дигән ихлас теләкләрен ирештерделәр. Озак еллар авыл халкына медицина ярдәме күрсәткән фельдшер Алсу Гәрәевага эшендә уңышлар теләделәр.
Авылдашлары Алсу ханымга һәм гаиләсенә олы рәхмәтләрен белдерделәр. "Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында аларның ишекләрен каксак та, ачык йөз белән кабул итә, гозерләребезне җавапсыз калдырмый, ярдәмгә ашыга ул", диделәр.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250