Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем килде, кем җиңде...

Балтач Сабан туе ямьле табигате белән кунакларны таң калдырган «Сабантуй» ял паркында (елдан-ел матурая бара ул) быел да күңелләргә хуш килерлек дәрәҗәдә узды.

Район Сабан туе район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт догасы белән башланып китте. Республика югарылыгында танылу алган талантлы балаларыбыз, район мәдәниятен гөрләтеп алып баручы мәдәният хезмәткәрләре, спортны үстерү юнәлешендә фидакарь хезмәт куючы тренерлар һәм башка иптәшләр тантаналы ачылышны истә калырлык дәрәҗәдә матур итеп башкарды. Тальянчыларыбыз моңга күмде, җигүле атлар маршы Сабан туеның күркәм бизәгенә әверелде. Үзешчәннәребез заманча, зур сәхнәне ут итте. Аларны Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова, Сөмбел Билалова,  Башкортстанның һәм дә Татарстанның халык артисты Айдар Галимов алыштырды.

Бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунак-лары – ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин озатуында түр сәхнәгә юнәлгәндә районыбыз имамнарын да бүләкләп уздылар. Егермегә якын дин әһеле дини һәм әхлакый тәрбия юнәлешендә башкарган хезмәтләре һәм дә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан хөрмәтләнде.

Күпереп пешкән тәмле икмәктән, баллы чәк-чәктән авыз иткәчтен, кунакларыбыз сәхнәгә күтәрелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның изге теләкләре белән бергә котлау сүзләрен ирештергәчтен, районыбыз тормышында фидакарь хезмәт куйган, актив эшчәнлек алып барган райондашларыбыз бүләкләнде. Камил Нугаев, озак еллар район тормышын яктырткан «Хезмәт» газетасының 90 еллык юбилей хөрмәтенә, газетаның баш мөхәрриренә бүләк-фотоаппарат тапшырды. Шеңшеңәр авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Нурия Һадиева «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. «Сорнай» җәмгыяте механизаторы Илдус Хафизовка «Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. «Якты юл» җәмгыяте рәисе Зиннур Әсхадуллинга, «Сосна» җәмгыятенең баш энергетигы Фәрит Галиповка, Тимирязев исемендәге җәмгыять кладовщигы Госман Мөхәммәтгалиевка, «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Николай Колоколовка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде. «Агрохимия»нең баш агрохимигы Нургаян Гәрәев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Смәел авылында яшәүче хезмәт ветераны Фаварис Галиев, Кили авылыннан хезмәт ветераны Фирдәүсә Шакирова «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медаленә лаек булдылар. Хезмәт ветераннары, Балтач районының «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камаловага, Арбор авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы әгъзасы Фоат Хәйретдиновка районыбыз үсешенә зур өлеш кертүләре, аның ролен һәм абруен күтәрүдәге хезмәтләре өчен Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исеме бирелде. Һәр ике мактаулы гражданыбыз да тормыш иптәшләре белән җәмгыятькә файдалы балалар үстергән шәхесләр, әле дә булса актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручылар.

Рәсәй көне уңаеннан махсус килгән кунагыбыз – Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон бәйрәм сәхнәсеннән барлык Сабантуй халкын милли бәйрәмебез белән котлады, изге теләкләрен ирештерде, «Бүгенге бәйрәм мәйданына җыелган халык кебек Россиядә яшәүчеләр дә бердәм булырга тиеш», диде ул.

«Хезмәт»ебез баш батырга дәгъва кылучы дип язганча, Яңгул егете Руслан Рәфыйков район Сабан туеның келәм батыры булып калды. Өметле батырның иңнәренә тәкә салынды. Тагын бер батырыбыз – ул Кыр батыры, әлеге дәрәҗәле исемгә быел «Маяк» җәмгыятеннән Илфат Әхмәтханов лаек дип табылды. «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Ризида Әхмәтшина, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Энҗе Зарипова быелның биш ае эчендә иң күп сөт сауган алдынгы сыер савучыларыбыз. Әлеге батыр уңганнарыбыз быелгы Сабантуй әләмен күтәрде.

Уеннарга килгәндә, Сабан туе милли гореф-гадәтләребезгә тугры калып, буыннардан-буыннарга күчә килгән уеннардан һәм әлбәттә, яңача бәйгеләрдән дә гыйбарәт иде. Туры баганага менүдә беренче урынны Көшкәтбаштан Илдар Исхаков алды (Илдар быелгы Сабантуйларында биш баганага менгән!). Авыш баганага Балтачтан Кәрим Йосыпов менде. Утын кисүдә беренчелек Аланнан Айдар Шәмсетдиновта булды. Хатын-кызлар арасында Балтачтан Гөлназ Хәкимова утынны бик тиз һәм оста кисә икән! Парлап кисүчеләр арасында да Хәкимовларга тиңнәр табылмады. Кызлар йөгерешендә беренче урынны инде ярышларда катнашып остарган Балтач гимназиясе укучысы Айсылу Әнвәрова алды. Шулай ук Шәмәрдәннән Данил Мөхәммәтҗанов, Балтач гимназиясеннән Алия Исрафилова, Балтачтан Рәйхан Газыймов, Балтач урта мәктәбеннән Илназ Кәбиров йөгерештә беренче килделәр. Шахмат ярышында Арчадан Ленар Вахитов, Кариледән Ландыш Гарифуллина, Бөрбаштан Әмир Абдрахманов җиңүче булдылар. Бадминтон бәйгесендә балалардан Балтачтан Солтан Сөләйманов һәм Ләйлә Шакирова җиңде, зурлардан беренче урын Кенәдән Зөлфәт Нәбиевта, хатын-кызлардан Балтачтан Нәргизә Мортазинада. Турникта тартылуда Кукмарадан Әдел Низамов, Балтачтан Рәсим Гыйльванов җиңүче булып танылдылар. Капчык сугышында Чапшардан Фирдүс Габдрахманов, бабайлар арасындагы капчык сугышында Чепьядан Равил Шәйхетдинов беренчелекне бирмәде. Пляж волейболында беренче урынны Түбән Кенәдән Ибраһимовалар командасы яулады, арба этеп йөгерүдә беренче урын Әтнәдән Алексей Ивановларда. Гер күтәрү ярышында төрле үлчәү авырлыкларында беренче урында – Шеңшеңәрдән Фәнизә Бариева, Балтачтан Илшат Галимуллин, Шеңшеңәрдән Рамил Зарипов (Рамил егерме ел рәттән район Сабан туенда беренче урын ала икән). Мәйдан тирәли гер күтәреп йөрүдә Илшат Галимуллин белән Шеңшеңәрдән Ләйсән Гайфиева ирешкән нәтиҗәләргә җитүчеләр очрамады. Кул көрәшендә беренче урыннарны Нөнәгәрдән Д. Гайфетдинов, Яңгулдан Н. Баһаветдинова, Салавычтан А. Вәлиева, Килидән Г. Гарифуллина, Арчадан И. Йосыпов, Әтнәдән А. Җәләев, Шеңшеңәрдән Р.Гыйззәтуллин алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач Сабан туе