«Кемгә миллионнар кирәк, алып бирәбез» – 2
Яки ниндидер юристларның тасма телләренә ышанып, миллионнар алуга өметләнеп, ярык тагарак янында калмау өчен кисәтү
(Ахыры. Башы алдагы санда).
Кызганычка каршы, 2019 елда беренче мөгез чыгаручылар табылды. «Яңа тормыш» хуҗалыгының элекке җитәкчесе Равил Закировның 25 миллион сумга дәгъва кылуы турындагы хәбәр бөтен республиканы аптырашта калдырды.
Шул елның март аенда Равил Закиров үзенең «Яңа тормыш» җәмгыятендәге өлешен аерып алу турында дәгъва белдерә. Ягъни, 2003 елда ООО оештырганда 1280 сум акча түләп, ул оештыручылар составына керә һәм устав капиталының бер өлешенә ия була. Күп тә үтми, ул Казандагы «Юстиция» юридик фирмасы вәкиле Эдуард Туктаров исеменә нотариаль кәгазь бирә, аны үзенең тулы вәкаләтле вәкиле итеп таный. Шунысы игътибарга лаек: Закиров Туктаровка «Яңа тормыш» җәмгыятенең устав капиталындагы үзенең нигезле өлеше бәясен алуга хокукны тапшыра. Кайчандыр 1280 сумга алган өлешне Закиров белән Туктаров 24 миллион сумга бәялиләр. Бу – хуҗалыкның хәзерге вакыттагы бөтен мал-мөлкәтен кушып исәпләгәннән соң чыккан сумма. Килешү буенча, ул акчаны «Яңа тормыш» җәмгыятеннән юллап алган очракта, аның 22 миллионы Эдуард Туктаровка, ике миллионы Равил Закировка эләгәчәк икән. Акча табуның мондый җиңел юлы булуын моңарчы ишетмәгән Яңгул халкы таң кала һәм бу мәгънәсезлеккә каршы күтәреләләр. Җитмәсә, Туктаров һәм аның белән шушы юнәлештә эшләүче Нәҗметдиновның җәмгыятьнең башка оештыручыларына да мөрәҗәгать итүләре мәгълүм була. Мәсәлән, ветеринар табиб Фәрит Шакиров бу хакта болай дип сөйли:
– Нәҗметдинов минем янга кереп, ОООдагы өлешемне үзенә тапшыруны үтенде. «Уйла! Барысын да үзебез эшлибез, сиңа кул гына куярга кирәк», – диде һәм миңа визиткасын калдырды. Әлбәттә, мин ризалашмадым. Безнең авылдан моңа Равил Закировтан башка беркем дә ризалык бирмәде. Әгәр шул юлдан барып, үзебез төзегән хуҗалыктан һәркем миллионнар каерсак, тарката башласак, авылдашлар безне соңгы юлга озатканда да килмәс дип уйладым.
Иң кызганычы – суд эшләре барган вакытта, 2021 елның маенда Равил Закиров вафат була. Дөрес, авылдашлары, хуҗалык җитәкчелеге аны соңгы юлга озатырга килә, гаиләсен ярдәмнән ташламый. Шулай да, монда һәркемгә уйланырга урын кала. Өлкән яшьтәге кешенең башын әйләндереп, үзе гомер буе эшләгән хуҗалыкны өлешләп бүлеп, аннан миллионнар алырга котыртучы Туктаров белән Нәҗметдинов та судан чиста түгел.
Бу очракта Равил Закировның варисы булып калган тормыш иптәше Фәния ханымның суд утырышында сөйләгән сүзләре моңа дәлил.
– Безнең гаилә даими рәвештә «Яңа тормыш» хуҗалыгыннан ярдәм тоеп яшәде, Равилне ял йортларына дәваланырга да җибәреп тордылар. 2017 елның февраль аенда безнең өйгә Туктаров белән Нәҗметдинов килеп, аны озак кына нәрсәгәдер үгетләделәр. Мин соңыннан гына иремнең аларга үзенең «Яңа тормыш» җәмгыятендәге устав капиталының өлешен алуга хокук биргәнен белдем. Бу әйбергә башта ук каршы булдым. Әмма әлеге ике кеше ничектер иремнең башын әйләндерә алдылар. Дөрес, Равил соңыннан үзе дә бик үкенде. Ирем мәрхүм булгач, алар безгә 2 миллион 400 мең сумга дәгъва җибәрделәр. Янәсе, Равил аркасында алар шулкадәр чыгым күргәннәр. Ахырда суд чыгымнарын – 250 меңне дә үзләренә түлисе булды әле, – дип сөйләгән иде Фәния ханым суд залында.
Бу эш буенча суд берничә ел дәвам итте, аның очы-кырые күренми иде кебек. Нәтиҗәдә, Татарстан Арбитраж суды Равил Закировның үз өлешен юллап алуга хокукын Туктаровка биргән килешүне нигезсез дип таба. Әлеге килешү тормышка ашкан очракта Туктаров «Яңа тормыш» җәмгыятеннән 24 миллион сум алырга, аның ике миллионын Закировка бирергә, 22 миллионын үзенә калдырырга тиеш иде. Суд карары буенча исә Туктаровның үзеннән «Яңа тормыш» җәмгыятенә һәм федераль бюджетка 250 мең сум акча юллап алына. Россия Югары суды да Татарстанныкы белән тулысынча килешә.
Бу вакыйга күпләргә сабак булырга тиеш иде кебек. Әмма «Юстиция» фирмасын оештыручы Эдуард Туктаров белән әлеге фирманың бүгенге җитәкчесе Рәшид Нәҗметдинов «миллионнар алып бирү»гә юнәлгән эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Балтач районындагы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрне оештыручыларның башларын әйләндереп, аларның тиз генә миллионнар эләктереп калу мөмкинлекләре барлыгын тасвирлап йөриләр.
Әлеге теманың кызуын күрепме, күрше авыл – Шеңшеңәр һәм Орны берләштергән «Маяк» хуҗалыгында язмышлар кабатлана башлый.
Көннәрдән бер көнне бу юристлар Ор авылында яшәүче, «Маяк» җәмгыяте оештыручыларының берсе булган Гөлсинә Зарипова-ның капкасын шакыйлар, аңа да баш әйләндергеч тәкъдим ясыйлар. Әмма гомере буе шул хуҗалыкта бил бөккән терлекче аларга шундук каршылык күрсәтә.
– Нинди намусың белән аларның тасма теленә, вәгъдәлә-ренә ышанып, шундый мәгънәсез адымга барып була? Бу һич тә башка сыймый, – ди Гөлсинә Зарипова соңыннан да.
Кызганыч, Эдуард Туктаров белән Рәшид Нәҗметдиновка ышанып, аларның алтын таулар вәгъдә итүенә алданып, ятьмәләренә эләгүче табыла...
Бу юлы «Маяк» хуҗалыгының мәрхүм белгеч малаена акча кирәк булган. Илнур Җәләлетдинов үзе Түбән Новгородта яши, туган авылына әнисе янына кайтып кына йөри. «Маяк»та әнисенең 10 процент акцияләре, ягъни 25 миллион сум акчасы бар, шуны алырга тели, имеш.
«Маяк» җәмгыятенең бер оештыручысы, Шеңшеңәр авылы кешесе Илһам Җәләлетдинов 2003 елда вафат була. Аның 1100 сумлык устав капиталындагы өлеше җәмгыятьнең башка әгъзаларына күчә. Әмма 2019 елның 1 октябрендә оештыручылар аның хатыны Альбина Җәләлетдинованы да үзләре арасына кабул итәргә дигән карар кабул итә. Ит яхшылык, көт явызлык, дигәндәй, кызганыч, бу ханым да Яңгул авылындагы хәлне кабатлый: ул 2020 елның 10 ноябрендә Эдуард Туктаровның тәкъдимен кабул итеп, аның белән «Маяк» җәмгыятенең устав капиталындагы өлешенә хокукны тапшыру турында килешү төзи. Аның күңелсез нәтиҗәләре, авыл халкының дәррәү каршы килүе турында матбугатта шактый тавыш чыкты.
– Бу аяныч хәлгә бөтен кеше дә каршы. Уйлап карагыз, безнең әти-әниләр бу колхозга ат биреп кергән, үз куллары белән шушы мал-мөлкәтне булдырган, 40 ел буе таякка эшләгәннәр. Әти-әниемнән соң мин шушы хуҗалыкка гомеремне багышладым – 18 ел агроном булдым, ун ел авыл үзидарәсен җитәкләдем, хәзер өч ел машина паркы мөдире. Нәрсә, минем монда бер өлешем дә юкмы? Кайда минем акцияләрем? Мин генә түгел, башкалар да шулай диячәк. Бүген «Маяк»ның бухгалтерлык балансы – 250 миллион сум. Хәзер әллә кайдагы, бер белмәгән-күрмәгән егеткә шушы хуҗалыкның уннан берен, ягъни 25 миллионын чыгарып бирикме? Юк! Сәнәкләр тотып каршы чыгачакбыз, забастовкага күтәреләбез, әмма хуҗалыкны тараттырмыйбыз, – дигән иде ул чакта Раузит Галиев.
– Бу очракта хөкүмәт тә кысылырга тиештер. Авыл хуҗалыгы бетсә, авылга да ясин чыгасы булачак бит. Болай әле авыл әйбәт яши, халык та күпләп мал асрый. Хуҗалыктан ярдәм булганга асрый бит инде ул аны. Шушы колхозның «к» хәрефен дә белмәгән егет ничек миллионнар таләп итеп ята икән?! Ничек оялмый? Ул сораган сумма монда ел буе халыкка хезмәт хакы түләп торырга җитә бит. Аның фатир аласы бар дип, авылыбыз белән бушка эшликмени хәзер? Безнең балаларны ашатасы юкмы? – дип өзгәләнде авыл халкы.
Күптән түгел бу эш буенча да инде Россия Югары суды тарафыннан соңгы нокта куелды. Альбина Җәләлетдинованы ООО составыннан чыгарырга, аның устав капиталындагы өлешен сатып алу турындагы килешүне нигезсез дип табарга – судлар шундый нәтиҗәгә килделәр.
Туктаров һәм Нәҗметдинов ка ышанып, аларның ятьмәләренә эләгүче, «Маяк» җәмгыятеннән 24 миллион сум акча юллап алуга өмет иткән, бу юристлар кубызына биегән ханым ООО дагы өлешеннән дә колак какты, җитмәсә, аннан «Маяк» җәмгыяте файдасына 650 мең сумга якын суд чыгымнарын, шулай ук федераль бюджетка акча түләттерү турында карар чыгарылды. Ягъни, ул миллионер буласы урынга буш куык тотып калды. Туктаровның үзеннән дә бу юлы тагы да федераль бюджетка 150 мең сум акча акча юллап алынды.
Тагын шунысы аяныч, Альбина Җәләлетдинованың судлашып йөрүе нәтиҗәсендә, «Маяк» җәмгыятенә 70 миллион сумлык иктисадый зыян да килде. Бу да аның намусында.
Шулай ук районда бу эштә кайбер элеккеге җитәкчелек вазыйфасы биләгән дәрәҗәле кешеләрнең дә кулы уйнаганлыгы турында сүзләр йөри. Аларның мәкерле планнар корып, юристлар кармагына эләгүчеләрнең бу адымнарын хуплап торганлыкларын да искәртәләр. Бу исә тагы да куркыныч хәл тудыра.
Туктаров белән Нәҗметди-новның, гомумән, бу эшләренең дөрес, законлы булмавын, оештыручыларны ялгыш юлга кертеп, авыл хуҗалыгы оешмаларын юкка чыгаруга юнәлдерелүен хөкем оешмалары үз карарларында да бик каты искәртеп үттеләр. Димәк, бу киләчәктә аларның үзләре өчен дә кисәтү булып яңгырый.
Суд карарлары нәтиҗәләрен-нән күренгәнчә, алдынгы хуҗа-лыклардан шул рәвешле миллионнар каерырга тырышу – барып чыгардай эш түгел. Бу рәвешле баеп булмаганны ике хуҗалык мисалында күрдек. Башкаларның моны кабатлап тормавы хәерле...
Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: балтачлылар, зинһар өчен бу яки башка юристларның тасма телләренә ышанып, тиз генә миллионнар алып бирүләренә алдана, халык каршында абруегызны югалта, үзегезне кабалага кертә күрмәгез. Равил Закиров һәм Альбина Җәләлетдинованың аянычлы очрагы моңа ачык мисал.
Нәфис Галимов, юрист. Казан
(Барлык суд карарларының нөсхәсе редакциядә бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев