Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кенәбаш ханымнарын бәйрәм белән шагыйрә котлаган

8 март уңаеннан Кенәбаш авылы китапханәсенә танылган кунак килеп, авылыбызның ак яулыклы әбиләренә, гүзәл затларына бик матур чара бүләк иткән.

Чара барышында шагыйрә турында бик матур һәм гыйбрәтле сүзләр яңгырады: "Райондашыбыз Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаны барыгыз да белә торгандыр.
Пыжмара авылы кызы Мәгъмүрә Хөрмәтуллина шигърияткә шактый соңлап, 50 яшендә килә.Бәлки шуңадыр да иҗатка шактый бай тормыш тәҗрибәсе, кызыклы күзәтүләре,тормыш турында гыйбрәтле фәлсәфәләре белән килгәнгәдер, иҗат дөньясына бәреп керде ул. Аның гади тел, тирән мәгънә белән язган шигырьләре тиз арада үз укучысын тапты.
“Нигә гомер ике килми икән,
Ике тумый кеше анадан?
Хаталарсыз гына яшәр идем
Туар идем җиргә яңадан, - дип яза ул. Я, әйтегез, кемнең җаны шулай бәргәләнми?!
Әмма ул башкалардан үзгә, аның шигъри җаны толлар-ялгызлар өчен дә сызылый, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, бәхет-мәхәббәт, авыл-табигать темаларын да читләтеп үтми.
Шигырьләрендә генә түгел, Мәгъмүрә апа тормышта да үзен нык, соклангыч көчле холыклы итеп танытты. Күпчелек шигырьләрендә якыннарын бер-бер артлы югалту хәсрәтеннән җан бәргәләнүләрен дә шигырь юлларына салыр көч таба ул.Йөрәгендә янган утны шигырь юлларына салыр көч таба.
Шатлыктан илһам табу, канатлану-монысына күпләр сәләтле.Ишелеп төшкән хәсрәтләрдә, әнә шул “канат”ларны канатмау - монысы сирәкләр холкы. Мәгъмүрә апа әнә шул сирәкләрнең берсе.
Күңелендә шигырь уты йөрткән , иҗат дигән газаплы да, сихри дә дөньяда үз урынын тапкан бу ышаныч беркайчан да югалмасын иде.Әле безне бик күп матур, гыйбрәтле шигырьләре белән сөендереп, сокландырып яшәргә язсын!"

 

Фотолар: Энҗе Галиәхмәтованыкы

Чыганак: https://vk.com/id286667364?w=wall286667364_5605/all

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап