Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кенәбаш, Түбән Кенә һәм Югары Кенә авыллары халкын сайлауда җыр-моң каршы ала (+фоторепортаж)

Бу сәгатьләрдә әлеге участокта 82 % сайлаучы үз тавышларын калдырган

1065нче номерлы сайлау участогы Түбән Кенә авылында урнашкан, бирегә өч авыл халкы килеп тавыш бирә. Иртәнге сәгатьләрдән халык бик актив булды, һәрбер килгән сайлаучыны берсеннән-берсе матур җырлары белән  үзешчәннәр каршы алды.

Беренче тапкыр сайлауга килүчеләр биредә дүртәү, алар бүген үзләрен чын Россия гражданины итеп тоеп, имин һәм бөтен киләчәкләре өчен тавыш бирделәр. Ә менә ил башлыгын сайлауда катнашучы иң өлкән кеше - ул 89 яшьлек Фәрит Закирҗанов.

Бу сәгатьләрдә әлеге участокта 82 % сайлаучы үз тавышларын калдырган.  Арча районы белән чиктәш әлеге авылларыбызда сайлаулар чыннан да актив төстә бара. Димәк, авыл халкы киләчәге өчен кайгырта һәм үз өлешен кертергә ашыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар