Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеп-кечкенә авылның даһи улы хакында (фото)

Менә шундый инде минем Туган җирем, туган ягым. Мин төзәлә алмам, ахры, - Мактанылды менә тагын!

Туган авыл... Туган җир... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп

Һәркем туган ягына булган мәхәббәтен төрлечә чагылдыра. Без исә аны искиткеч зур күләмдә куелган хезмәттә күрәбез.

Сафин Фаяз Фарис улы 1961 елның 20 июлендә Көшкәтбаш авылында туа. Аңа 3 яшь чагында аларның гаиләсе Мәскәү шәһәренә китә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң егет Мәскәү сәнгать көллиятен тәмамлый. 1979 −1981 елга кадәр Калуга өлкәсендә ил алдындагы бурычын үти. (Срочная служба в рядах вооруженных сил СССР) Армиядән кайткач Мәскәү хәрби училищесында укый. Аны тәмамлагач 1985-1986 елда Новгород өлкәсе Валдай шәһәрендә хезмәт итә. Ә инде 1986 −2007 елга кадәр Мәскәү хәрби частенда хезмәт куя. 1995 елдан 2007 елга кадәр часть командиры була.

— 1997 елда Фаяз абыйга подполковник званиесе бирелә.
— 2007-2012 елга кадәр Ростехнадзорда бүлек җитәкчесе булып эшли.
— 2012 елдан бүгенге көнгә кадәр ул «Алтын» акционерлык җәмгыятендә генераль директор ярдәмчесе вазифасын башкара.
— Фаяз Фарис улы бик күп кенә хөкүмәт бүләкләренә һәм медальләренә ия. Ул шулай ук өченче класслы дәүләт киңәшчесе һәм хәрби хезмәт ветераны исемен йөртә.
— Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яши. Тормыш иптәше Зөлфия Ислам кызы белән горурланырлык ике егет тәрбияләп үстергәннәр.

Кеп-кечкенәдән авылдан чыгып китсә дә бүгенге көнгә кадәр туган як сулышы белән яшәүче Фаяз абыйга сокланырлык.

Без кечкенә чакларда алар, Мәскәү кунаклары булып кайтып, безнең төшләргә дә кермәгән фотоаппаратлар тотып сурәткә төшереп йөрерләр иде. Шушы сурәтләр берничә дистә елдан матур картиналар булып туган якка әйләнеп кайтырлар да, мәктәбебез, авыл клубы диварына бүләк буларак эленерләр дип кем уйлаган. Әйе, бер җәйдә мәктәпкә үзе иҗат иткән картиналар сериясен, икенче җәйдә авыл клубына үзе төшергән фотосурәтләрне бүләк итте ерактагы якын авылдашыбыз. Узган ел мәктәп диварына тагын дистәләгән картина эленде.

Әлеге бүләкне бик сөенеп, зур горурлык белән кабул итеп алдык. Бүген авылга, мәктәпкә кем генә килсә дә горурланып күрсәтерлек күргәзмәбез бар. Мәктәп- бакча җитәкчебез Төхфәтуллина Кәүсәрия Зәки кызы әлеге бүләкнең бәяләп бетермәслек зур рухи мирас булуын әйтеп, аны сакларга, һәм киләчәк буынга тапшырачагыбызны ышандырып алды.

Фаяз абый бүгенге көндә дә сеңлесе, энеләре белән элемтәдә торып, алардан туган якның төрле ел фасылларында төшерелгән сурәтләрен соратып яши. Шуны белегез, Мәскәүнең кайсыдыр бер почмагында Көшкәтбашның тагын берничә кечкенә кисәге яши. Алар да кайчандыр туган якка кайтачак.
Кеп-кечкенә Көшкәтбашның шушылай горурланып сөйләрлек шәхесе булу безнең өчен әйтеп бетереп булмаслык, зур горурлык. Без аның белән мактанасыбыз, аның эшләре- ягьни үзебезнең авылның матур мизгелләрен, хатирә-тарихын саклаган шушы хәзинәсен бөтен кешегә күрсәтәсебез килә.

— Ничек уйлыйсыз, кеше бу кадәр хезмәтне нәрсә бәрабәренә эшли ала?

— Бары тик туган якны ярату, аның белән бер сулышта яшәү генә кешене шушы дәрәҗәдә рухландыра аладыр минемчә. Читтә яшәүчеләр үзенчә, туган җирендә гомер итүчеләр үзенчә ярата туган җирне.

Читтә яшәсә дә без күрмәгән кайбер почмакларны, инде бүгенге көндә сурәтләре дә сакланып калмаган биналарны хәтерләп калган кеше алдында баш иярлек. Бәяләп бетермәслек бу рухи байлыкның бәһасен бар кеше дә аңлый алмый... Алмас та... Ә менә күңел, шул байлыкны тудыручылар, аның белән бүлешүчеләр булганына сөенә...

Шундый җитди һөнәрле кеше һәм буяу белән пумалалар, искиткеч картиналар дип уйлар кайберәүләр. Моның сере бик гади, Фаяз абый бездә, Татарстанның иң гүзәл авылында- Көшкәтбашта туган шәхес... Ул гүзәллекне гомере буе күңелендә саклап йөрткән дә авылына гүзәл бүләк ясаган... Шул гына...

Роберт Миңнуллин гап- гади һәм дөрес язган ул:
Менә шундый инде минем
Туган җирем, туган ягым.
Мин төзәлә алмам, ахры, -
Мактанылды менә тагын!

Бу очракта чын-чынлап мактанырлыгыбыз бар! Дөрес бит?!

Лилия Гарифуллина ,

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев