Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше язмышлары алар аша уза

Бүгенге көндә һәр кеше ЗАГС хезмәтләрен теләгән ЗАГС бүлегендә алырга мөмкин

ЗАГС бүлегенә әти-әни баласы тугач мөрәҗәгать итә, яшьләр биредә никахларын терки, шулай ук якыныбызны соңгы юлга озатканда да без бирегә киләбез, таныклык алабыз. Гомерләрен ЗАГС бүлегендә эшләүгә багышлаган кешеләр тормышыбызның күңелле мизгелләрендә безнең белән бергә сөенеп, котлау сүзләре ирештерсәләр, инде якыныбызны югалткан мизгелдә кайгыбызны уртаклашалар. Үзләренең күптөрле кәгазь эшләреннән тыш, алар төрле чаралар үткәреп, ел әйләнәсе районыбыз халкы белән төрле чараларда очрашып торалар. Замана белән бергә алга атлаучы, һәрбер яңалыкны райондашларга үтемле итеп аңлата белүче әлеге бүлек хезмәткәрләре 18 декабрь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.

Бүгенге көндә ЗАГСта бүлек җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова белән әйдәп баручы белгеч Люция Нигъмәтҗанова хезмәт куялар. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Зөһрә Ривхат кызы белән әлеге бүлек эшчәнлегенә бәйле яңалыклар, районның демографик хәле һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләшеп алдык. 

— Зөһрә Ривхатовна, эшчәнлегегез белән таныштырып үтегезче?

— Бүгенге көндә ЗАГС бүлеге — үз эшенең формаларын һәм методларын даими камилләштерүче, интернет челтәре аша хезмәт күрсәтү механизмнарын киң гамәлгә ашыручы һәм ведомствоара электрон багланышлар системасында актив катнаша торган заманча оешма. Соңгы елларда гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын электрон рәвешкә күчерүгә зур урын бирелде. Район ЗАГС бүлегендә йөз алтмыш меңнән күбрәк акт язулары саклана. Алар барысы да электрон вариантка күчерелде. ЗАГС бүлеге үзенең хезмәт күрсәтү дәверендә кулъязмалардан башланган документлар белән бүгенге компьютерлаштырылган системага кадәр бер гасырлык тарих юлы узды. Ел саен ике меңнән артык балтачлылар ЗАГС бүлегендә үзләренең гражданлык-хокукый статусын һәм аның үзгәрешләрен рәсмиләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 

— Замана үзгәрә, елдан-ел дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү оешмаларында үзгәрешләр күренә. Гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә нинди яңалыклар, сезнең системада нинди үзгәрешләр бар бүгенге көндә?

— ЗАГС органнарының эш тәртибенә системалы рәвештә яңа принциплар кертелә. Ике ел инде без дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең экстерриториальлек принцибы нигезендә эшлибез. Бүгенге көндә һәр кеше ЗАГС хезмәтләрен теләгән ЗАГС бүлегендә алырга мөмкин. Теркәлгән яшәү урынына (прописка) бәйле булмагач, халыкка бу күпкә уңайлырак һәм тизрәк.

Тагын бер мөһим яңалык — «Бала туу» суперсервисы эксплуатациягә керде, ул теркәү гамәлләрен ЗАГС бүлегенә шәхси килмичә, дистанцион рәвештә башкарырга мөмкинлек бирә. Районда бу алым белән май аеннан эшли башладык. Әлеге сервистан 96 пар файдаланып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталы аша туу турында гариза бирделәр. Суперсервисны куллану җиңел. Әнинең шәхси кабинетына баланың тууы турында электрон медицина таныклыгы килә, ул тиешле гаризаны тутыра, балага исем сайлый, электрон медицина таныклыгын беркетә һәм әлеге комплектны ире — баланың әтисенең шәхси кабинетына җибәрә. Баланың әтисе мәгълүматны раслый һәм электрон документларны ЗАГС бүлегенә җибәрә, анда алар теркәлә һәм туу турында мәгълүмат киң форматлы рассылка режимында әнинең шәхси кабинетына, шулай ук федераль салым хезмәтенә (аның территориаль органына), пенсия һәм социаль иминият фондына, мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм законнарда билгеләнгән башка ведомстволарга җибәрелә. Пенсия һәм социаль иминият фонды проактив режимда ана (гаилә) капиталын билгели, яңа туган балага СНИЛС рәсмиләштерелә, ә Федераль салым хезмәте автомат рәвештә балага ИНН рәсмиләштерә. Тиешле электрон документлар әнинең шәхси кабинетына бердәм порталга килә.

2023 елда яшь парларның 78 %тан артыгы никахлашу өчен электрон гариза бирү мөмкинлегеннән файдаланды. ЗАГС бүлеге хезмәтләрен бүгенге көндә һәр төрен электрон рәвештә кулланып була. Быел исә якынча 80 % хезмәтләрне электрон рәвештә кабул иттек.
Халык өчен хезмәтләр алуны максималь дәрәҗәдә гадиләштерү, һәр тормыш ситуациясе буенча, мәсәлән, бала туганда яки никахка гариза биргәндә, проактив сервисларны үстерү һәм гамәлгә кертү бурычын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов агымдагы елның 14 сентябрендә Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясаганда да куйды. Алдагы елларда тагын үзгәрешләр булыр дип көтәбез.

— Районда быел демографик хәл ничек?

— Бүгенге көндә ЗАГС бүлеге экстерриториальлек принцибы нигезендә эшләгәч, бездә беркетелгән актлар саны буенча районның тулаем демографик хәлен тасвирлап булмый. Статистика органнарыннан алган мәгълүматлар буенча, районда 11 айга 318 бала дөньяга аваз салган (узган ел 239 булган). Шунысы сөендерә, өченче-дүртенче балаларын алып кайтучы гаиләләр ишәя, бу инде гаиләләрнең нык-лыгы турында дәлилли. 313 кеше бакыйлыкка күчкән (узган ел 349 булган). Быел 11 айга әлегә уңай демографик хәл күзәтелә.

— Гаилә институтын ныгыту, аның кыйммәтләрен пропагандалау хезмәтегезнең төп юнәлеше булып тора. Ел әйләнәсе бу юнәлештә башкара торган эшләрегез, чараларыгыз белән дә таныштырып узыгызчы?

— Әйе, гаилә бөтенлеген пропагандалауга зур игътибар бирелә. Районыбызда 10 меңнән артык гаилә яши, 598 күпбалалы гаилә исәпләнә. Гаилә бәйрәмнәре, коляскалар парады, туй юбилейларын уздыру, никахны, бала тууны тантаналы рәвештә теркәү ел да үткәрелә. 15 май — Гаилә көнендә яшьләр һәм мәгариф бүлеге белән берлектә 40 парлы укытучы гаиләләрен матур чарада котладык. Быел Гаилә, мәхәббәт һәм туг-рылык көне уңаеннан «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә Түнтәр авылында яшәүче, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылар династиясе гаиләсе Анна һәм Роберт Сөләймановлар лаек булды. Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләр күп булуы да сөендерә. Быел исә беренче тапкыр 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район мәдәният үзәгендә 50 ел бергә матур гомер юлы үткән 50 парны хөрмәтләү чарасы уздырдык. Яшь буынга тәрбия чарасы буларак та оештырылучы мондый гаилә бәйрәмнәрен, җирлекләрдәге матур гомер иткән парларыбызны барлап, ел саен үткәрергә тырышабыз. Бүгенге көнгә шулай пар канат булып килеп җитү бик бәхетлеләргә генә насыйп була. Алар яшьләргә үрнәк, тормыш маягы булырдай шәхесләр. Киләчәктә дә районыбызда гаиләләр саны артсын, өйләребез балаларның шат авазы белән гөрләп торсын иде!

— Кызыл туйларын рәсмиләштерүче райондашларыбыз арасында миллилекне, гореф-гадәтләрне саклаган яшьләребез дә бар...

— Әйе, традицияләрне саклау мәдәни мирас ягыннан гына түгел, ә җәмгыятьне һәм аның структурасын ныгыту ягыннан да мәгънәле. Традицияләр буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга, бердәмлек һәм бер милләткә карау хисләрен тудырырга ярдәм итә. Йолалар, гореф-гадәтләр һәм традицияләр никахлашуны теркәүне аерым колорит белән тулыландыра. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында Балтач районында мари, удмурт һәм татар гореф-гадәтләре белән күп никахлар теркәлде. Удмуртлар һәм марилар бик үзенчәлекле яшәү рәвеше булган аз санлы халыклар. Бүгенге көндә алар бик заманча кешеләр, әмма кайбер ата-баба йолалары халык тарафыннан бүгенге көнгә кадәр үтәлә һәм хөрмәт ителә. Күптән түгел Карадуган авылыннан Сөмбел белән Самат Зыятдиновлар Мәскәү шәһәрендә татар йолалары буенча никахлашу тантанасын үткәрде, бу күпләрне сокландырды. Гомумән, агымдагы 2023 ел — Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы буларак, Балтач районы ЗАГС бүлеге өчен никахларны халык йолаларын үтәп теркәүгә аеруча бай булды.

— Зөһрә Ривхатовна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезнең коллективыгызны һәм әлеге тармакта эшләгән ветераннарны һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз, сабырлык, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев