Кешеләрдә өмет уятучы, яшәргә көч бирүче һөнәр иясе
Район үзәк хастаханәсен 34 ел җитәкләүче Газинур Дәүләтнур улы Дәүлиевка 65 яшь
Йокы кермәгән кайбер төннәрдә моңарчы яшәгән тормышны күздән үткәрәсең, бигрәк тә Чепьяда эшләгән еллар хатирәләренә әйләнеп кайтыла. Әле бу елның 2 гыйнварында Чепья хастаханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Валя апа Шмелеваның 90 яшьлек юбилеена бардык. Заманында ду китереп эшләп йөргән хезмәткәрләрнең олы яшькә җиткәнлеген күрү, ул үзеңә дә, туктале, инде син үзең дә шактый гомер кичергәнсең бит дигән нәтиҗә ясарга җирлек тудыра.
Ир-ат халкы өчен алтын гомер чорына аяк басып, 65 яшьлек юбилеен билгеләп узучы, 34 ел Балтач районы хастаханәсенең баш табибы хезмәтен төптән җигелеп тартучы Газинур Дәүләтнур улы Дәүлиев белән әңгәмә шулай башланып китте. Ә хәзер язмабыз героеның тормыш юлына күз салыйк әле.
Балачак хатирәләре. Газинур Дәүләтнур улы күпбалалы гаиләдә икенче бала булып 7 апрельдә Саба районы Тимершык авылында дөньяга килә. Әтисе — гади колхозчы, әнисе — Оркыя авылның почта бүлеген җитәкли. Биш балалы гаиләдә малайлардан олысы булу аеруча җаваплы, терлекләргә вакытында ашау салырга, көтүдән каршы алу, бетмәс кебек тоелган бакча эшләре, соңрак сеңелкәшенә, ике энекәшенә күз-колак булу — болар барысы да кечкенәдән Газинурда җаваплылык хисен тәрбияли.
Бүген дә бу гаилә балалары бердәм булып яшиләр, Газинурдан тыш, барысы да үз бәхетләрен Саба районында тапканнар, иң төпчекләре шулай ук табиб һөнәрен сайлаган. Алгарак китеп карасак, 1985 елда, матур гына яшәп яткан гаиләнең тормышы челпәрәмә килә, әниләре Оркыя апа 49 яшендә озак авырудан соң вафат була. Гаиләгә яңа әни килә, чөнки төпчек бала бик кечкенә була. Балаларны какмый-сукмый үстереп, бергә 18 ел торалар. Ул бакыйлыкка күчкәннән соң, Дәүләтнур ага төп өйдә, улы тәрбиясендә 20 ел гомер кичерә, 89 яшендә вафат була.
Кыңгыраулы мәктәп еллары. 60-70 елларда балалар саны бихисап, Тимершык авылы үзе дә зур, ә авылда мәктәп сигезьеллык кына була. Якын-тирә биш авылдан килгән балалар саны 500дән артыкка җыйнала. Мондый зур мәктәптә белем алу да үзгә бит. Ул чор мәктәп елларына хас булган октябрят, пионер, комсомол булу — болар аша Газинур да уза. Өлгереш әйбәт, актив укучы мәктәптә әйдәп йөрүчеләрнең берсе була. Түбән Тагил шәһәреннән кунакка кайтып йөрүче, балет-хореография белән якыннан кызыксынып, соңрак шул юнәлеш буенча профессиональ шөгыльләнүче туганнан туган Зиннур абыйсы гимнастика серләренә өйрәтә, моның өчен фотолар-рәсемнәр биреп калдыра. (Зиннур абыйсы соңрак Канадага күчеп китә, балет труппасын булдыра, кызыксынып картиналар ясый башлый. Бүгенге көндә аның берничә картинасы Канада парламенты залында саклана, туган якларына да кайткалый.)
Үзлекләреннән өйрәнеп, Тимершык мәктәбе укучылары авыл, район, хәтта башкала сәхнәсендә акробатик номерлар белән чыгыш ясыйлар, зур уңышларга ирешәләр, Газинур исә актив укучы буларак, Абдулла Алиш исемендәге Пионерлар йортында бер атналык юллама белән лагерьда ял да итә. Сыйныф җитәкчесе Анна Филлиповна, яшь булса да, укучылары белән уртак тел таба, Тукай-Кырлайга, Ленино-Кокушкино авылларына берничә көнлек экскурсияләргә җәүләп барулары әле дә ул чор балаларында якты истәлек булып саклана.
Урта белемен Газинур Саба мәктәбендә дәвам итә. Мәктәп районда иң зурысы, паралель сыйныфларның саны елына карап 7-8гә җитә, укытучылар коллективы да көчле, үз һөнәрләренең фанатлары булалар. Ике ел кайтып-китеп, интернатта торып уку еллары уза да китә. Укыган елларда Газинур белемне дәвам итү турында да уйлана, иң яраткан фәннәре география, тарих була. Читтән торып, Казан университеты каршында оештырылган география курсларында укый, теләк шушы юнәлешне сайлау. Әмма, авылдашы, атаклы балалар табибы Васыйл Миннеханович Зарипов белән еш аралашуы, ике-өч дус егетенең медицина институтына бергә барыйк, дип үгетләүләре — болар Газинурның табиб-лык һөнәрен сайлавына төп сәбәпче була.
Институт еллары. 1976 елның җәендә татар мәктәбен бетергән Газинур имтиханнарын татар телендә биреп, Сергей Курашев исемен йөрткән атаклы медицина институты студенты булу бәхетенә ирешә. Ул чорда бу уку йорты ректоры Хәмитов Хәниф Сабирович авылдан килгән, белемгә, фәнгә омтылышы зур булган яшьләргә ярдәмен кызганмый, татар мәктәбен бетергән укучылар фәннәрдән имтиханнарны үз ана телләрендә бирәләр. Дәвалау факультетын сайлаган Газинур Дәүлиев күрсәтелгән ышанычны аклап бара, имтиханнар бирүдә тоткарлыклар булмый. Студент еллары — үзгә еллар. Иң истә калганы да иптәшләр белән бергә үткәргән кичәләр, фестивальләр, концертлар.
Беренче һәм икенче курслар тәмамлангач, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында студент отрядлары белән җәй буе төзелештә эшләү, соңрак инде аерым килешеп, объектлар салу, ремонтлау акча керемен дә тәэмин итә, киләчәктә бергә-бергә килешеп эшләүдә дә нык ярдәм итә. Студент төзелеш отрядлары яшь кызларга-егетләргә зур тормыш мәктәбе була. Уку елы башлангач та, матди яктан үзләрен тәэмин итү өчен күп кенә студентлар кичләрен төрле эшләргә урнашалар. Газинур өч ел буе ТЭЦ-2 оешмасында кичләрен хезмәт куя, шушында ук тулай торактан урын да бирәләр. Дүртенче курста укыганда махсус юнәлешне сайлау мәсьәләсе килеп баса, Газинур хирургияне сайлый.
— Мин хирург булырга ничектер үземне инандырдым һәм моңа рухи яктан әзерләндем, дип әйтергә була. Тормыш юлымда терәк булган, шәхес булып формалашуымда зур роль уйнаган, инде бакыйлыкка күчкән Васыйл Миннехановичны әле дә зур рәхмәт хисләре белән искә алам. Имтиханнардан чыкканда мине каршы алуы, укуым, тормышым белән даими кызыксынып торуы, өйләренә чакырып студент егетне сыйлавы һәм иң мөһиме минем хирург булып китүем — барысы да аның йогынтысында булды, — дип искә ала Газинур Дәүләтнурович. Васыйл Зарипов соңрак ике чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булып (шул исәптән Балтач районыннан да) ул вакытта сәламәтлек, физик культура һәм спорт буенча дип аталган комитетны җитәкләп, бу тармакның үсешенә сизелерлек йогынты ясаган шәхесләрнең берсе була.
Советлар Союзы күләмендә атаклы уку йортының студентлары ул заманда төрле һөнәри конкурсларда чыгыш ясыйлар, фәнни симпозиумнарга докладлар әзерләү һәр студенттан сорала. Газинур да үзе сайлаган хирургия өлкәсе буенча фәнни чыгышлар яза. Инде укуның алтынчы елында, субординатурада турыдан-туры сайлаган юнәлешләре буенча укыйлар. Совет чорында табиблык һөнәрен сайлаучыларга нык игътибар бирелүе мәгълүм, безнең язма герое да кулына диплом алгач, яңадан бер ел интернатурада укырга-эшләргә тиеш була. Газинур Дәүлиевка 12нче шәһәр хастаханәсенә юллама бирелә һәм бу медицина оешмасында ул хирургия буенча практик кулланмалар ала, төрле операцияләр ясау серләренә өйрәнә. Яшь табибларны күбрәк төнге сменага куялар.
Төрле яра, җәрәхәт алучыларны, кисәк хәле авырайганнарны нәкъ шул вакыт аралыгында күпләп хастаханәгә ташыйлар. Алган теоретик белемнәрне практикада куллану вакыты җитә. Атнаның дүрт көнендә хастаханә төнлә шәһәр буенча төрле травма алучыларны, яралыларны кабул итәргә тиеш була. — Мин үземне шәһәрдә калырмын дип бөтенләй башыма да китермәдем, исәп авылга кайту. Бу хастаханәдә күбрәк операцияләр ясауда катнашырга тырыштым, табиблар да бик көчле, ярдәм кулы сузарга әзер тордылар, хирургиянең күп серләрен алардан өйрәндем, — дип искә ала Газинур Дәүләтнурович.
Бер ел вакыт узып та китә. Яшь белгечнең туган районы Сабага кайтырга мөмкинлеге бар. Шулай да 2-3 ел читтә тәҗрибә туп-лап, авылдашларының, өйдәгеләренең йөзенә кызыллык китерми торган белгеч булып кайту теләге зуррак була. Кайтып йөрергә якын, дип ул Балтач районын сайлый. 1983 елның җәендә мотоциклга утырып, Балтачка килә. Үзәктә агач, ике этажлы бинага урнашкан хастаханәгә кергәч, инде тәҗрибә туплаган хирург Наил Зарипов белән таныша, шунда аның ясаган операциясендә дә катнаша. Хастаханә белән танышып йөргән арада Чепья хастаханәсенең баш табибы Васыйл Зиятдинов килеп чыга, яшь белгечнең нишләп йөрүен белгәч, ике уйларлык урын калдырмыйча, аның Чепья хастаханәсенә килергә ризалыгын ала.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев