Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләргә бәхет өләшүдән дә матур һөнәр юк

Социаль яклау бүлегендә туксаннан артык райондашыбыз кешеләргә яхшылык кылу юнәлешендә эшли.

Районның социаль яклау тармагы өч оешманы берләштерә: социаль яклау бүлеге, компенсацияләр түләү бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

Өчесе дә бер учта

Социаль яклау бүлегендә — ике, компенсацияләр түләү бүлегендә өч, «Наз» үзәгендә сиксән тугыз кеше эшли. «Наз» үзәгендә өч бүлекчә халыкка хезмәт күрсәтә. Алар — гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе, Чепья авылында урнашкан социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе. Оешмаларда барлыгы туксан дүрт социаль хезмәткәр һәм белгеч эшли. Чепья авылында урнашкан "Наз«ның тернәкләндерү бүлекчәсендә узган ел 646 кеше үзенең сәламәтлеген ныгыта алды. Быелга чыккач шушы көнгә кадәр 112 кеше тернәкләнү узарга өлгергән. 1 марттан 26 майга кадәр бүлекчәнең ашханә- туклану бүлегендә капиталь ремонт башкарылды, бүлекчәләр вакытлыча эшләрен туктатып торды.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре бүгенге көндә 247 ялгыз өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтә. Узган ел «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм аз хәрәкәтләнүчән 1429 өлкән кеше медицина тикшерүе узарга сәламәтлек саклау учреждениеләренә социаль хезмәткәрләр һәм авыл фельдшерлары ярдәмендә махсус автомобильдә китерелде. Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Указы ( 31.05.12, №Пр-1438) нигезендә, районның 90, 95 һәм 100 яшьлек ветераннарын котлау матур традициягә әверелде. Узган ел дәвамында 41 өлкәнебез тәбрикләнде. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә бүгенге көндә 7 гаилә, 18 бала исәптә тора. Яшәү нормаларыннан читләшә барган гаиләләрне вакытында ачыклау, ведомствоара тернәкләндерү программасын тормышка ашыру, һәрьяклап ярдәм итеп гаиләне саклап калу — бу бүлекчә белгечләренең төп максатлары.

Рәхмәт ишетү бик рәхәт

Ләйсән Хәйруллина, менталь тайпылышлылар өчен үткәрелгән шөгыльләргә йөрүче актив клиентларның берсе:

— Менә берничә ел инде социаль яклау бүлегендә баш эшчәнлеге өчен файдалы шөгыльләр үткәрелә, мин шуларның берсен дә калдырмаска тырышып йөрим, улымны да үзем белән ияртәм. Бина эчендә генә шөгыльләнеп калмыйбыз, җаваплы хезмәткәрләр безне төрле экскурсияләргә йөртә, кая гына барсак та, үзебез дә ошатабыз, безне дә ошатып калалар. Атна саен финанс хәзерлеге үтәбез, компьютерда эшли белү сәләтен арттырабыз. Файдасын бик күрәбез, мәсәлән, акча белән эш итүләр хәзер бик җайлы безгә. Рәхмәт безне өйрәтүчеләргә, рәхмәт хөкүмәткә, бәйрәмнәре белән котлап һәрбарчасына да эшләрендә уңышлар телибез.

Татьяна Абделхакова, өйдә генә бала тәрбияләүче әни:

— Мин өч бала әнисе, бер балам үзгә, шунлыктан өйдә генә торырга мәҗбүрбез. Өйләргә барып хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр безне беркайчан да ташламый, гел киләләр, баламны шөгыльләндерәләр, мин аларга бик рәхмәтле. Безгә генә килмиләр, шундый башка балаларның да өйләренә барып, баланың сәламәтлеге рөхсәт бирерлек дәрәҗәдә уеннар уйнаталар. Мин кызларның хезмәтеннән бик риза, рәхмәтләрем чиксез.

Зәкия Зарипова, егерме елдан артык социаль яклау карамагында торучы 93 яшьтән узган ханым:

— Картайгач тормыш көтүләре бик кыен. Дәүләтебез социаль яклау хезмәте булдырып, бик дөрес эшләде, бездәй өлкәннәргә бик кулай булды. Бүгенге көндә мин Чепьяда Фәридә Чуртанова карамагында көн күрәм, үз туганым кебек бик кадерле миңа Фәридә. Хезмәтләреннән һәрчак канәгатьмен, гозеремне тыңлый, йомышларымны үти, үтенечләремне бүлек җитәкчелегенә җиткерә. Шулай рәхмәтле генә булып гомер йомгагы сүтеп яткан мәлем.

«Без үзебез дә бик рәхмәтле»

«Без үзебез дә бик рәхмәтле, — ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе, эшен наять итеп алып баручы Алсу Гатиятуллина. — Иң беренче чиратта коллективымның эшен бик мактыйм, арада озак еллар эшләүчеләр дә бар, алар төп нигезне тәшкил итә һәм район халкы арасында да дәрәҗәләре зур. Яңа килгән хезмәткәрләр дә алардан үрнәк алып, әйбәт кенә эшләп китәләр. Яңа законнар чыга тора, алар нигезендә халыкка хезмәт күрсәтү тәртипләре дә үзгәрә, хезмәткәрләребезнең укымышлы булулары нәтиҗәсендә һәрбер үзгәрешне вакытында башкарып чыга алабыз. Клиентларга рәхмәт, без ничек итеп аңлатсак, алар шулай аңларга тырышалар, без дә бит билгеле бер кануннарга гына таянып эш итәбез, үзбелдеклегебез белән хәл итәргә ярамый. Төрле оешма җитәкчеләренә хөрмәтем зур, кайчан гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итмә, һәрчак булышырга әзерләр, олы йөрәкле кешеләр дим мин аларны. Газлаштыру буенча гына алыйк, бүтән районнар безнең кебек үк эшләмәделәр бугай, без исә ялгыз яшәүче, тумыштан ук инвалид булганнарны ачыклап, аларга газын кертеп, документларын туплап, эшне җиренә җиткереп куйдык. Район җитәкчелегенә зур рәхмәт, һәр кушылган йөкләмәне җирле җитәкчелеккә, аларның фикеренә таянып хәл итәбез. Чыннан да, эшебез күп төрле, җаваплы, мәшәкатьле. Әмма без аның авырлыгын үз җилкәбездә күтәрәбез дә, эшләгәннән соң яхшы сүзләр ишеткәч, бер авырлыгы да калмый. Кешегә яхшылык кылудан да рәхәт нәрсә юк, хезмәтебезне шул рухта, изге күңелле булып дәвам итәргә язсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм