Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтләре бәяле. Кемнәр алар?

Бүген район ЗАГС бүлегендә ЗАГС хезмәткәрләре хөрмәтләнде.

Быел Россиядә ЗАГС оешуга – 100 ел. 18 декабрь көнне исә ЗАГС органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Бүген район ЗАГС бинасында мактаулы хезмәткәрләр мул табыннар артында үтеп баручы елга нәтиҗә ясады, киләчәккә булган планнары хакында сөйләште.

ЗАГС хезмәткәрләрен котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та килгән иде. Ул бәйрәм сәбәпчеләрен ихластан котлап, изге теләкләрен ирештерде.

– Сезнең хезмәт бәяле. Һәм җитәкчелек тарафыннан бәяләнергә хаклы да. Кеше гомерендә була торган иң мөһим - күңелле дә, борчулы да вакыйгаларны теркәп баручы буларак сез һәрдаим халык белән тыгыз элемтәдә торасыз. ЗАГС сүзе күпчелек кешеләрдә бары гариза бирү, никахларны теркәү белән генә күзаллана. Әмма бу алай гына түгел... Сезнең бүлек – халык белән турыдан-туры эшләүче оешмаларның берсе. Күпме кешене кабул итәргә, гозерләрен вакытында үтәргә кирәк. Мин сезгә алга таба да авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә сәламәтлек, бәхет телим. Булган уңышларыгыз дәвамлы булсын, – диде Рамил Илдусович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс