Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хис-кичерешләргә бай очрашу. Кайда үткән дисезме?

Районның «Әтиләр Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә балигъ булмаган балалар өчен «Әтиләр көне» үткәрде.

Чара «Дулкын» бассейнында узды. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева һәм район «Әтиләр берлеге» рәисе Булат Зыятдиновның сәламләү сүзләреннән соң психологлар «Стрессны киметү ысуллары» дигән профилактик күнегүләр үткәрде.

Бер-беребез белән танышу уен формасында узды. Һәр катнашучы үз исеменең әһәмияте турында сөйләде һәм стрессны бетерүнең үз ысуллары турында фикер алышты. Дәрес ахырында стресслардан арыну турында белешмәләр таратылды.

Чараның икенче өлеше - бассейнда йөзү һәм анда алынган тәэсирләр белән тулы иде. Балалар һәм аларның әти-әниләре бик шат булдылар, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Чараның нәтиҗәсе булып район кулланучылар җәмгыяте оештырган уртак чәй эчү булды. Балалар истәлекле бүләкләр алдылар, дип хәбәр итәләр үзәк белгечләре.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әтиләр союзы