Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хәтер чемоданы” яки Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек хакында

2020 ел – Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Ул Бөек Җиңүгә 75 ел тулуга багышлана.

Норма урта мәктәбендә бу юнәлештә эш алып бару өчен чаралар планы 2018 елда ук төзелгән инде. Аның нигезендә укучылар оешмасы икенче елын эшли. Бу юнәлештә эшне

Җиңү волонтерлары отряды җитәкли.
Узган уку елында Республика күләмендә “Җиңү адымнары” проектында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Яшь антифашистлар көне, Бөек Ватан сугышы темаларына тарихи квестлар оештырганнар. “Җиңү хаты”, “Кинога тукталыш”, “Хәтер чемоданы”, “Үлемсез полк” акцияләре зур тырышлык белән үткән. Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә булган полиция подполковнигы, Балтач интернационалист-сугышчы ветераннар советы рәисе Дилүс Гатиятуллин белән очрашу укучыларга аеруча тәэсирле булган. Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның истәлек экспонатлары музеенда булу укучылар күңелендә тирән эз калдырган.

– Бүгенге көндә “Буыннар ватанпәрвәрлеге” Бөтенроссия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы белән бәйле, тарихта борылыш ясаган вакыйга – фактларны билгеләп үтәбез. Бөек Ватан сугышы ачысын, героик битләрен ачкан кинофильмнарны “Кинога тукталыш” акциясе кысаларында регуляр нигездә күмәк карау оештырабыз. Сугыш барышына кискен борылышлар керткән Мәскәү янындагы сугыш, Курск һәм Сталинград сугышлары, сугыш операцияләрен яктырткан батырлык дәресләре, квестлар үткәрдек. 1-11 сыйныф укучылары Ленинград блокадасы балалары татыган сугыш ачысын ачып биргән кыска метражлы фильмнар, мультфильмнар карадылар. Ноябрь аенда Калашников Михаил Николаевичка 100 ел тулу уңаеннан,  тарихи квест-ярыш булачак. Геройлар көненә Советлар Союзы герое Габдулла Гарифуллин каберенә барып искә алуны оештырачакбыз. Бу уку елында Җинү волонтерлары хәрәкәте проектларында актив катнашачакбыз. Бүгенге көндә “Җинү хаты”, “Хәтер чемоданы” акцияләре алып барыла инде. Аның кысалары тагын да киңәер дип көтелә. Шулай ук, “Сугыш хәрәкәтләре геройлары белән диалог” , ”Безнекеләр өчен горурланып”, “Сугыш белән өтелгән нәсихәт” кебек безнең өчен яңа булган акцияләрдә катнашачакбыз. Үзебезнең төбәктән сугышта катнашучы ветераннарыбыз турында мәгълүматлар җыю дәвам итә. Сугыш елы балаларын, сан ягыннан шактый сирәкләнгән ветераннарыбызны бәйрәмнәр белән котлау, аларның истәлекләрен туплау эше дәвам итә, буыннан-буынга күчә, – ди әлеге эшләрнең башында торучылар директор урынбасары Гөлшат Шалаева белән педагог-оештыручы Гөлсинә Зәкиевалар.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, укытучылар коллективы  укучылар, әти-әниләр белән берлектә Равил Садриевның “Әти кадере” пьесасы буенча спектакль әзерли.

Норма җирлегендә республика “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының семинары да “Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек темасына” узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы