Хушлашмый да китеп бардың...
Вакытсыз арабыздан киткән Рамил Әнәс улы Гыйлмуллинның якты истәлегенә багышлана
2004 елның октябренең ямьсез караңгы көне... Бу болытлы көн түнтәрлеләрнең билгесезлек катыш күңел халәтен чагылдырган кебек. Инде менә алар кайчаннан бирле җәмгыятькә яңа рәис билгеләүләрен көтә. Кем булыр, кемне куярлар? Алга илтүче булырмы, артка сөйрәүчеме? Коллективны, хезмәт кешесен аңлармы? Хәлгә керә белерме?
“Чыбыксыз телефон” аша “Чутай преды булачак”, дигән хәбәр ишетелә. Һәм бу раслана. Яңа рәис коллективны үзенә җыя, таныша, үзе белән таныштыра, эш торышы белән кызыксына. Инде районга күркәм эшләре, хезмәт кешесенә карата рәхим-шәфкате белән танылырга өлгергән Чутай преды, ул да булса Рамил Гыйлмуллин шулай итеп “Түнтәр” күмәк хуҗалыгы рәисе вазыйфасына керешә. Шул көннән башлап Түнтәр авылында тамырдан үзгәрешләр башлана, төзелеш арты төзелеш, ремонт, гел яңалыкка омтылыш. Тырышлыклар бушка китми, уңайлы эш шартлары игенчелек белән терлекчелектәге хезмәт күрсәткечләрен яхшыртуга да йогынты ясый, югары җитештерүчәнлек белән эшләү хезмәт хакларын да вакытында түләп барырга мөмкинлек бирә. Тик, төн йокылары күрми, сәламәтлеге турында кайгыртмый ирешкән уңыш арты уңышның рәхәтен генә күралмый җитәкче, гөрләп барган җәмгыятен, күз карасыдай гаиләсен ташлап, ямьле җәйләрдә мәрхүм була. Халык өчен башкарган күпме игелекле эшләре һәйкәл булып калды. Җәмгыятьнең яше-карты өчен борчылып яшәгән, авыл яшәсен дип тырышып йөргән кешенең бүген арабызда юклыгы бик кызганыч, әлбәттә.
– Җәмгыятьнең һәрбер кешесенә хөрмәт белән карады, – ди җәмгыять хезмәткәре Әлфия Мөхәммәтшина. – Бу белгеч, монысы гади колхозчы дип аермады, тигез күрде. Ярдәм сорап килгән беркемне дә кире бормады. Хезмәт кешесен ел саен шифаханәгә җибәрде, бармыйбыз, баралмыйбыз дисәләр, үз янына чакырып сөйләшә иде. Нәкъ совет заманындагы кебек – сәламәтлегеңне кайгырт, дөнья күреп кайтырсың, чын ял кирәк бит инде ул авыл кешесенә, дип үгетли белде. Киңәшен тотып, ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайтучылар канәгать кала иде.
Шундый кешелекле бәндә якты дөньяларны ташлап китсен әле?! Моңа җәмгыятьтәгеләрнең берсенең дә күңеле ышанмый, ул исәндер, менә-менә килеп чыгар да, сүз алып, киңәшләшә башлар кебек тоела. Соңгы көннәренә кадәр җәмгыять эшләре белән идарә иткән бит ул. Гомеренең санаулы минутларында да өеннән генә торып күрсәтмәләр биргән, җәмгыять идарәсендәгеләр җитәкчеләре белән мәңгегә хушлашырбыз дип башларына да китермәгән. Дөресрәге, уйларга да теләмәгән. Чөнки эшләре бер эзгә салынган, җитәкчедән ихтирам зур, эшләгәннең кадере бар. Хәзер исә кем килер, Рамил Әнәсович кебек була алырмы – менә монысы серле бер табышмак?
– Рамил Әнәсовичның кызу чаклары да булды. 209 хезмәткәрле эш урынында йомшап кына утырып булмый, – ди баш хисапчы Галина Николаева. – Ләкин ачу сакламады, үч итмәде. Әнә шул сыйфаты белән һәрчак өстен калды. Җәмгыятькә яңалык кертәм дип күпме мәртәбәләр тәвәккәлләп эш башлады, ләкин ел ахырына кадәр барысын да наять итәр иде. Башы бик нык эшләде, оештыру сәләте көчле булды. Кеше белән кеше төсле сөйләште, үзен беркайчан да өстен куймады, адәмнән көлмәде,астыртын эш йөртмәде. Ходайга да юньле кешеләр кирәктер инде дип юатабыз үзебезне...
Рамил Әнәсович рәислек иткән елларда җәмгыять хезмәткәрләре көче белән амбар хуҗалыгы салына, ферма төзелә. Берара күршедәге “Искра” хуҗалыгын да кушып куялар үзләренә, шулай итеп, “Дуслык” җәмгыяте барлыкка килә. Яңадан-яңа эшләр калка, үзгәрешләр башлана. Җитештерү объектлары яңартыла, яки искеләре урынына яңалары сафка баса. Бик нык тузган идарә бинасын да төзекләндерәләр. Рамил Әнәсович матурлыкны, төзеклек һәм тәртипне бик ярата. Идарә алдын чәчәклеккә күмәр өчен сигез “КамАЗ” машинасы балчык кына кайтарта ул. Иң беренчеләрдән булып үзе көрәк алып, тирә-якка балчык җәя башлый. Идарәне җәмгыятьнең, аннан да бигрәк авылның йөзе итеп күрә һәм теләгенә ирешә дә. Бирегә эш белән читтән килүчеләр, гозер белән керүчеләр аллы-гөлле чәчкәләргә соклануын яшерми. Ә биредән, чыннан да, кеше өзелми, җәмгыять эшчесе генә түгел, инвалиды да, пенсионеры да ярдәм сорап идарәгә килә. Туй-мәҗлесләр, сәламәтлекне ныгытулар да биредән башлана.
– Беркайчан да кешене кире бормады, – ди Түнтәрдә яшәүче, кабат-кабат аның яхшылыкларын барлаучы Халисә ханым. – Акча юк димәде. Кешенең сыеры үлсә дә күпмедер ярдәм итәр иде. Һәм бернәрсәне дә киңәшләшмичә эшләмәде. Үзенең белгечләре, идарә хезмәткәрләре белән киңәш-табыш итә белде. Ул эшләгән дәвердә җирлектә көчле янгын чыгып, авылда өч хуҗалык янып бетте. Озак та үтми өйле итте үзләрен. Янгыннан соң икенче көнне хәл белергә баручылар шаһит: төзүчеләр килеп, өйнең нигезен торгызырга тотынганнар иде инде. Андый-мондый хәл булса, ярдәм итүне сорап кәгазьләр ява башлый бит – ә ул читтән ярдәм көтмәде, кешене елатып йөртмәде. 2010нчы корылык елында үз колхозчысына читтән ашлык эзләтмәде, тапты, берсүзсез өләште.
Чыннан да, “Дуслык” хезмәтчәннәрен якын итә Рамил әфәнде. Үзе белән бер идарәдә эшләүчеләрне бигрәк тә. 50 яшьлек юбилеена да коллективын зурлап чакыра. Бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмый, котлый, бүләген бирә, хөрмәтли белә. Авыл хезмәтчәненә бәйрәм алды акчаларын да тоткарламый, гомумән, хезмәт хакларын үзвакытында бирдертә, очсыз бәядән печән, бушка салам өләшә башласа да бригадаларны аермый, башта беренчесенә бирсә, икенче тапкырында икенче бригададан тотына. Мондый мәрхәмәтле адымнарга аны беркем дә өйрәтеп, акыл биреп утырмагандыр, әлбәттә, һәрбер изгелекнең, яхшылыкның башында ул үзе торган. Шуңа авыл халкы аның турында, акыллы, мәнле иде, аннан башка бернәрсә дә эшләнмәде, әрәмнәр генә булды шул, дип сыкрана. Җәмгыять хезмәткәрләре эшләгән башка авылларга да ярдәме тигән, Пор Көтәшне сулы итүен әле дә мактап сөйлиләр. Авыл хуҗалыгын гына түгел, җирлекнең социаль-мәдәни тормышында да Рамил Әнәсовичның өлеше гаять зур. (Язманың тулы варианты "Хезмәт" район газетасының 28 сентябрь санында ( 38нче номер) дөнья күрде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев