Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлаштык...

Авылдашыбыз Зөлфәт Газизуллинны соңгы юлга озаттык.

Кыска гына гомере эчендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә алган, әнисенә игелекле, дус-туганга ярдәмчел, һәркем белән уртак тел таба белгән, моңлы җырлары белән күп тапкырлар күңелне сөендергән авылдашыбызның юклыгына ышанасы килми.

Бүген озатканда район хәрби комиссариатыннан килгән вәкил һәм Зөлфәтнең командиры аны туган иленә тугрылыклы хезмәт итүче яхшы солдат буларак искә алып бары тик уңай бәяләмә бирделәр. Аның шулай тырышып хезмәт итүендә безнең шигебез дә юк иде. Арабыздан иртә китүенә генә ышана алмыйбыз.

Әти-әнисенең, туганнарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Кайгыны оныттырырлык чара юк, сезгә сабырлык телибез...

Мәңгелеккә арабыздан киткән авылдашыбызның тар каберен киң, караңгы гүрен якты, урынын җәннәттә насыйп ит бер, Аллам. Барган җирләрендә аны Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын... Искә алуыбыз, хушлашуыбыз аңа дога булып барып ирешсен иде... Тыныч йокла авылдаш... җырларыңны ишеткән саен, исемеңне әйткән саен без сине күп тапкырлар искә алырбыз әле...

Авылыбызга кергән кайгыбызны уртаклашкан күрше авылларга, райондашларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһ беребезгә дә мондый олы сынаулар җибәрмәсен, дип яза ШатКөшкәтбаш.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы Мәрсия соңгы юлга озату