Кичә җирле үзидарә көне билгеләп үтелде (+фоторепортаж)
Кичә безнең җирлектә дә әлеге хезмәтләрне күңел биреп баршкаручыларны бүләкләп үттеләр. Без дә Җирле үзидарә көне уңаеннан бүләкләнүчеләрне тәкъдим итәбез.
Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүмат буенча, Россиядә 21 апрельне җирле үзидарә хезмәткәре көне итеп билгеләгән Указга Россия Президенты 2012 елда кул куйган. Тарихка күз салсаң, ул 1785 елда Екатерина II тарафыннан Россия Империясе шәһәрләренә хокук һәм табышка Грамоталар чыгарылган көнгә туры китерелгән, чөнки шәһәрләргә бирелгән нәкъ шушы грамоталар Россиянең җирле үзидарә турындагы законнарына нигез салган дип кабул ителә.
Кичә безнең җирлектә дә әлеге хезмәтләрне күңел биреп баршкаручыларны бүләкләп үттеләр. Без дә Җирле үзидарә көне уңаеннан бүләкләнүчеләрне тәкъдим итәбез.
2020 нче елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы хезмәтләре өчен түбәндәге иптәшләргә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте белдерелде:
- Балтач территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Ибраһимова Гөлсинә Кыям кызына;
- 1088 нче Балтач участок сайлау комиссиясе рәисе Закирова Руфия Әдһәм кызына;
- 1069 нчы Кили участок сайлау комиссиясе секретаре Маннанова Миләүшә Вәгыйз кызына;
- 1079 нчы Түнтәр участок сайлау комиссиясе секретаре Хәкимова Гүзәл Гаяз кызына.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Балтач районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы бүләкләнде.
Җәмәгать эшендә актив катнашуы һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен контроль-хисап палатасы рәисе Сабиров Ирек Сәяф улына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнихановның рәхмәте белдерелде.
2020 елда «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсының «Муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү һәм гражданнарны башка формаларда җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга җәлеп итү» номинациясендә республика этабында 2 нче урынны яулаган Балтач муниципаль районының Пыжмара авыл җирлеге (җитәкчесе Җәләев Рафил Хәлип улы) Диплом белән бүләкләнә.
Җирле үзидарә органнарын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән баш мөхәррир - "Татмедиа" АҖ филиалы "Хезмәт" газетасы редакция җитәкчесе - баш мөхәррир Зәкиев Вакыйф Мансур улы бүләкләнде.
Районның җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Вафин Ранис Борисович бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән түбәндәге иптәшләр бүләкләнде:
- Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы - Салихҗанов Рафил Харис улы;
- Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе - Мөбарәкшин Илнар Илшат улы ;
- Сосна авыл җирлегенең баш хисапчысы - Муллагалиева Гөлнара Рафыйк кызы;
- Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәге әйдәп баручы белгече - Зыятдинов Рүзәл Рәис улы;
- Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы баш белгече - Михайлов Руслан Альберт улы;
- Финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече-Нәбиева Лилия Нуретдин кызы;
- Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторының баш белгече - Габделхакова Миннәзия Хасият кызы;
- "Татарстан Республикасы Балтач районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте" техник хезмәткәре - Ибраһимова Лилия Ренат кызы.
Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе түбәндәге иптәшләргә бирелде:
- Балтач район Советы депутаты, Чепья авыл җирлеге депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Труд" җәмгыяте директоры Һадиев Рәшит Хафиз улына;
- Хезмәт ветераны Хәйруллина Розалия Нигъмәтулла кызына;
- Сосна авыл җирлеге депутаты, хезмәт ветераны Садыйков Рәис Мансур улына;
- Хезмәт ветераны Абдрахманов Фәрит Фәрт улына;
- Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улына.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм-Җирле үзидарә көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән түбәндәге иптәшләр бүләкләнде:
- Балтач район башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге җитәкчесе Әшрәфҗанова Зөлфия Альберт кызы;
- Район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлеге әйдәп баручы белгече Шакирова Гөлнара Рафаэль кызы;
- Балтач район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь һәм архитектура бүлеге әйдәп баручы белгече Гыйбадуллина Зәлия Мөдәрис кызы;
- Балтач район башкарма комитеты мәгариф идарәсе баш белгече Әхмәдиева Эльмира Дамир кызы;
- Балтач муниципаль районы «Үзәкләштерелгән бухгалтерия " әйдәп баручы хисапчысы Нәкыйпова Наилә Наил кызы;
- "Татарстан Республикасы Балтач районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте" техник хезмәткәре Шәфигуллина Әлфирә Рафыйк кызы.
Бүләкләнүчеләргә алкышларны Карадуган мәдәният йорты үзешчәннәре алыштырды. Алар уйландырырлык, мәгънәле, тормышчан спектакль тәкъдим итеп, алкышларга күмелде.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев