Кичәдән Әмир яңа өйдә
Кичә Айгөлнең кырыгы узды. Гомер бик тиз үтә. Шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр төшкә керде ул. Күчтәнәчләр илтеп кайткан көнне, җидесе алдыннан. Бер зур бүлмәдә бүләкләр арасында утырып тора. Миңа карап, елмая. Ә янында тартма-тартма бүләк!
Айгөл хосписта ятканда гел Әмирне сөйләшә иде. Сентябрь аенда баласына аяк киемнәре алганда да, аны кайгыртты. Шөкер,без дә сабыйның күңелен күрергә тырыштык! Кичәдән Әмир яңа өйдә. Аны туганнары алып китте. Бик теләп кайтып киткән!
Айгөлнең абыйсы бернинди акча да кирәкми,туганыбызны үзебез үстерәбез,ди. Димәк, Әмиргә бәхет,сәламәтлек телик!
Аның өчен артык борчылмагыз! Мин аның яхшы,тәртипле,тырыш һәм үрнәк гаиләгә урнашуын бик әйбәт беләм. Әле минем кызларымны каникулларда кунакка да чакырды. Алла бирса,Әмир бн аралар өзелмәс,хәбәрләшеп торырбыз. Ә сезгә чиксез рәхмәт! Барыгызны да яратам. Айгөлем риза-бәхил бул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев