"Килмәс димә, килә икән картлык...килә икән картлык ничек кенә!", ди Мәсхүдә Хәлилова
Үтмәс димә, үтә икән яшьлек, Үтә икән әле ничек кенә! Килмәс димә, килә икән картлык Килә картлык ничек кенә!
– Ә хәтернең яше юк, ул картаймый - дип үткәннәрен барлый 80 яшен тутыручы мәгариф ветераны Мәсхүдә апа Хәлилова. Ә сөйләр сүзләре бик күп аның. "Әти сугышка киткәндә әнигә 29 яшь була. Аның карамагына 80 яшьлек әби-бабай, 6 яшьлек апам һәм 2 яшьлек абый кала. Әни ул вакытта минем белән авырлы була. Озакламый авыллардан окоп казу өчен кешеләр җыя башлыйлар. Авырлы булуына карамастан, әнине дә җибәрәләр. Зарланып утыра торган заман түгел, балаларны карарга әби-бабай булгач, берсүзсез китә әни. Эшләре җиңелләрдән булмый, каткан җирне лом һәм балталар белән чокып казыйлар. Ләкин беркем зарланмый. Тиешле нормаларын җиренә җиткереп үтиләр. Кайтканда күп араны җәяү кайтырга туры килә. Иптәшләре әнине көтеп ала-ала кайталар. "Хәлил хатынын исән-сау гына алып кайтып җиткерик, белгәннәрегезне укыгыз", - ди бригадирлары. Исән-имин кайтып җитә әни.
1942 елның 1 маенда мин дөньяга киләм", - дип сөйли Мәсхүдә апа. Ул тугач әтисе Хәлил абыйдан нибары бер хат килә. "Бик авыр җирләргә җиттек, зинһар, догагыздан ташламагыз!"- дип яза ул. Озак та үтми аның билгесез югалуы турында кара хәбәр килә... Ә Хәтимә апа Хәлиленең үлүенә ышанмый, гомере буе аның кайтуын көтеп яши. Ләкин кайгырып, кул кушырып утыра торган заман түгел, колхозда да хезмәт куясы, балларны да кеше итәсе бар. "Көнне -төнгә ялгап эшләде әни җаныкаем . Ирләр эше, хатын –кыз эше дип тормады , урман да кисте, киртәсен дә тотты, печәнен дә чапты, пешерде, юды, текте, бәйләде - барысына да өлгерде, тормыштан зарланмады. Үзе дә 3 яшеннән әнисез калып ятим үскәнгәме, эшкә бик каты куллы булды ул. Безне дә эшкә өйрәтеп, тормышка яраклы итеп үстерде. Рәхмәт аңа, урыны җәннәттән булсын", - ди Мәсхүдә апа.
Мәсхүдә апа һәм аның чордашлары балачак дигән иң самими чордан мәхрүм калган буын. Эх, каһәр төшкән сугыш! Аларның да бит бәхетле, әтиле тормышта яшәргә хаклары бар иде! Мәсхүдә апа да сугыштан соңгы авыр,илне торгызу елларында өлкәннәр белән беррәттән авыр эшләрдә чыныгып үсә: урманнан ботак ташу, печән чабу, төннәрен чыпта сугу дисеңме! Ә шулай да укуга теләкләре бик көчле була, өчесе дә мәктәптә бик яхшы укыйлар. Абыйсы Васил да, Мәсхүдә апа да югары белем алалар. Тик апалары Хәтирә генә укуын дәвам итә алмый, тормыш арбасына бик иртә җигелеп, әнисенә туганнарын укытырга ярдәм итә. "Мин апама гомерем буе рәхмәтле булдым, безне кеше итү өчен күпме көч куйды ул. Яше җитмәсә дә, Лаешка урман кисәргә дә җибәрделәр аны. Чабата белән пычрак ерып эшләп , апам аяк веналарына салкын тидереп кайтты. Гомеренең ахырына кадәр интекте шул аяклары белән җанашым", - дип искә ала Мәсүдә апа.
1960 елда мәктәпне "бик яхшы" билгеләренә тәмамлаган кызны, Чепья урта мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Аны директор Ягъфәр Якупович елмаеп каршы ала. Ә инде дәресләргә кереп , аның дәрес бирүен караганннан соң , "Син укытучылык һөнәрен сайла, синнән яхшы укытучы чыгачак", - дип , үзенең төпле киңәшен бирә. Кыз Казан педагогия институтының химия-биология факультетына юл тота. Институтны тәмамлагач Пүскән һәм Борнак мәктәпләрендә укыта. Ә 1965 нче елда үзе белем алган Яңгул мәктәбенә кайтып, укучыларга химия һәм биология фәннәрен укыта башлый. Мәсхүдә апаның дәресләрен без көтеп ала идек. Алар үзенчәлекле , һәрбер балага аңлаешлы үтә иде. Мин үзем шәхсән Мәсхүдә апа турында "Белемне башка чүмечләп кенә сала иде", - дип искә алам. Ул бик таләпчән дә булды , ләкин һәрберебезгә шәхес итеп карады һәм яратты. Бик күп укучылары авыл –хуҗалыгы, медицина юнәлешен сайлады. Аның укучылары район, республика күләмендә олимиадаларда призлы урыннарда булдылар. Гомумән, авыр сугыш чоры, сугыш арты елларында үсеп, түземле, тырыш, көчле рухлы булып өлгергән укытучылар белем бирде безгә. Зур рәхмәт аларга!
Мәктәпнең Мәсхүдә апа җитәкләгән тәҗрибә участогы турында да бик күп язарга булыр иде. Без үткәргән тәҗрибәләр республика күләмендә танылды, уңышларыбыз Бөтенсоюз халык хуҗалагы казанышлары күргәзмәсендә күрсәтелде, югары бәяләр алды. Укытучыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә, без бакча эшенә кечкенәдән өйрәнеп үстек, бу эш күпләребезнең яраткан шөгыле булып калды.
Мәсхүдә апаның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнде. Әтисез тормышта авырлык белән үскән гап-гади колхозчы кызына Татарстан укытучыларының бишенче съездында , укытучыларның өченче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнашырга да насыйп була. Аның "Укытучы -методист", "Әйдәп баручы укытучы", "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемнәре бар. “Почёт билгесе" ордены кавалеры да ул!
1983 елдан Мәсхүдә апа Салавыч урта мәктәбендә хезмәт куйды. Анда да бик хөрмәтле булды ул, лаеклы ялга чыкканнан соң да мәктәптән җибәрәселәре килмәде. 1 май көнне безнен хөрмәтле укытучыбызның гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее. Мәсхүдә апа, Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Таза-сау булып, Равил абый белән тигезлектә, балалар, оныклар шатлыгына күмелеп озын гомерләр кичерергә насыйп булсын Сезгә!
Яңгул урта мәктәбенең 1985 елгы чыгарылыш укучылары исеменнән Ләйлә Габделхакова,
Яңгул авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев