Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда 8 кыска эш атнасы булачак

2020 елда безне сигез кыска эш атнасы көтә. Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь, ноябрь айларында булачак.

Яңа ел каникулларынан соң 2020 елның беренче эш атнасы иң кыскасыдыр, мөгаен. Чөнки анда 9 һәм 10 гыйнварда гына эшлисе булачак.

Аннан соң февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ял көннәре көтелә. Шул сәбәпле, эш атнасы кыскарып, 25-28 февральдә генә эшләячәкбез.

Киләсе елда Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбегә туры килә. Шунлыктан, 9 март — дүшәмбе – ял итәчәкбез. Апрельнең соңгы атнасы да бер эш көненә кыскара, чөнки безне анда Яз һәм хезмәт бәйрәме, Җиңү көне көтә. Россия көне уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм дә июньдә кыска эш атнасы вәгъдә итә.

Ноябрьдә дә Халыклар бердәмлеге көне атнаны икегә бүләчәк. Шул рәвешле, 2-3 ноябрьдә һәм 5-6 ноябрьдә эшкә чыгачакбыз, дип яза “РИА Новости”.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар