Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Классташым Нәзирә, чордашым Фәргать (+фото)

Фәргать уйный, Нәзирә апасы җырлый, алар булганда дөнья нинди ямьле, якты, моңлы шул!

Мин үзем чордашым Фәргать Гаязовка гомерем буена сокланып яшәдем. Күп сөйләшмәс, кирәген генә әйтеп куяр, кирәкмәгән җиргә барып кысылып йөрмәс иде. Но инде сөйли башласа, артистларың бер якта торсын, аның яныннан китеп булмый, гел үзенә тартып тора, гади әйберләрне дә кызык, матур иттереп сөйли белә иде. Минемчә, Фәргәт укырга киткән җиреннән кире авылга кайтып дөрес эшләде, чөнки ул авылга, туган ягына бөтен көчен, сәләтен бирде. Аның даны авылдан Казанга да бик тиз килеп җитте. Ул елларда авызда бер генә сүз иде: "Әйе, мин Гаязовларны беләм, алар белән бер авылдан!" Чөнки алар турында телевидениедән күрсәттеләр, гәзета-журналлар да гел язып торды. Фәргать ул кая гына барса да югалмас иде, йөз төрле һөнәр иясе, нәрсәгә генә тотынса да, бөтен әйберне дә булдыра иде. Кичә генә атаклы механизатор булган Фәргать, бүген инде танылган гармунчы, талантлы артистка әйләнде дә куйды. Гомере буена эшләгән,тир түккән кырлары, болыннары аны күптәннән сагынып көткәннәр икән. Фәргәт күренүгә кояш та чыкты, көн дә матурланып китте. Кырдагы механизаторлар Фәргать күренүгә, тагын да тырышыбырак эшли башладылар, кемнең соң аның кебек алдынгы буласы килми!? Фәргать гармунын тартып җибәрүгә, каен кызлары бер-бер артлы тезелешеп моң дөньясына чумдылар, аның яшь, егет чакларын да исләренә төшереп алдылар, аларның Фәргатьнең пенсиягә чыкканына һич кенә дә ышанасылары килми иде!
Нәзирә белән 8 ел бер класста укыдым. Ул инде Чапшар сигезьеллык мәктәбендә укыганда ук мәктәпнең талантлы артисткасы иде. Нәзирә яхшы укыды, гел алдынгы булды, ул җәмәгать эшләрен бик яратып, тырышып башкара иде. Ул вакытларда Индия фильмнәре бик популяр иде. Нәзирә үзе дә Индия артистларыннан бер дә ким түгел иде, әле кайбер вакытларда аларны арттырып та җибәрә иде.Никадәр генә яхшы укыса да, Нәзирә югары уку йортларына укырга кермәде, гади тегүче булып эшләде. Ә бит аннан нинди яхшы педагог, искиткеч талантлы культура работнигы, оста, кешелекле җитәкче чыккан булыр иде! Ул инде туганда ук, шундый күренекле булып туган шул! Башка туганнары кебек, ул да туган ягын, туган туфрагын бик яратты, хөрмәт итте! Ничек инде шундый чибәр, якын Мөнирә әнине, Чапшарыннан башка бер минут та яши алмаучы әтисе Гәрәфи абыйны ташлап каядыр китеп була!? Чапшар клубында концертларда, вечерларда Нәзирә булмаса, барыбер бүтәнчә була иде. Аны авылда бик яраттылар шул! Егетләр Нәзирәгә багышлап шигырьләр язалар, җырлар чыгаралар иде. Нәзирәгә уйнармын дип күпме егет гармунда өйрәнде. Ә ул бердәнбер көнне Нормага китте дә барды. Авыл әйтерсең ятим калды, әле ярый еракка түгел иде. Норманың чибәр, уңган, булдыклы егете Рәшит белән алар бик матур гомер кичерделәр, балалар, оныклар үстерделәр, кеше иттеләр, тормыш юлына аяк бастырдылар.
И, бу безнең Чапшар авылы клубы Гүзәлия Вәлиевага рәхмәт тә инде! Нәзирә апасын авылга, концертларга тартып бик дөрес эшләгән! Кайтсын яңадан Чапшарына, Нәзирә килсә, Чапшар ямьләнеп китә! Сайрамаган сандугачлар сайрый башлый! Шушы яшендә дә әле ул яшь кызлар шикелле чибәр, нурлы, моңлы!
Фәргать уйный, Нәзирә апасы җырлый, алар булганда дөнья нинди ямьле, якты, моңлы шул!

Зөлфәт Хәйруллин,

Казан-Чапшар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев