Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көчле рухлы, шигъри җанлы замандаш (дәвамы)

Бу юлы сүзем тормышта иң авыр вакытларда миңа эчкерсез, ихлас ярдәм күрсәткән, бик кешелекле, юмарт йөрәкле Субаш авылы егете Нурулла Сәгъдиев турында

Кайвакыт уяу хәтер ник моны вакытында эшләмисең инде дип, камчылап тора. Аш суына, кешегә әйтеләсе яхшы сүз беркайчан да соң булмый, дигән өлкәннәр сүзен истә тотып, ниһаять, эссе көйсез җәйнең мәшәкатен артка ташлап, каләмгә тотындым әле.

Бу юлы сүзем тормышта иң авыр вакытларда миңа эчкерсез, ихлас ярдәм күрсәткән, бик кешелекле, юмарт йөрәкле Субаш авылы егете Нурулла Сәгъдиев турында.

Тукай көннәре

Ул елларның гаять киеренке сынаулары әле дә сизгер күңелле Нурулланың хәтерен чыбыркылап тора. Тагын шуны да өстәп әйтергә кирәк — яшьтән үк иҗатны бәяли белгән, юмарт күңелле Нурулланың талантлы шәхесләргә бик тә ихтирам күрсәтеп, алар белән гел элемтәдә торуын әйтергә кирәк. Бигрәк тә Субашта Тукай көннәре уздырыла башлагач, колхоз рәисе бу мөһим чараны тагын да дәрәҗәле һәм тантаналы итү өчен иң әүвәл, изге нияттән чыгып, зират каршында мәчет төзетеп куя. Казаннан килгән язучыларга якты йөз күрсәтеп, табигать кочагында истәлекле ял оештырып, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Нәбирә Гыйматдинова кебек зыялы, талантлы шәхесләр белән дустанә аралашу, эчкерсез әңгәмә кору аның үзенең дә иҗатка тартылган сизгер һәм бай күңел офык-ларын киңәйтеп, тагын да рухланып-дәртләнеп эшләргә ярдәм итә. Аның иҗади фикер колачы, ихлас хисле күңел байлыгы язучылар белән соңрак та аралашып, фикерләшеп яшәргә ышанычлы күпер сала.

Мәрхәмәтле директор

Ил күләмендә бик хәтәр булган дәвамлы кризис чорында, ягъни 1996 елда Нурулла Сәгъдиевны «сакаллы» төзелеш булып саналган крахмал заводына директор итеп күчерү урынлы булды микән?! Завод төзелеше башланганчы ук беркемнән курыкмый торган үткен телле кыю җитәкче саналган Сәйдәш Исрафилов безнең район өчен отышлы булмаячак ул, бәрәңгесен ничек җиткерәсең дә, суын каян аласың, перспективасы юк бу төзелешнең, дип әлеге идеягә кис-кен каршы чыккан иде. Әмма завод төзелеше алдан ук бер отышлы ягы белән истә кала — Нурулла җитәкчелек итә башлагач, заводны тиз сафка бастыру өчен максатыннан, көчле-куәтле техника барыбер дә район файдасына хезмәт итә башлады.

erid: 2VtzqwTSgT9

Нәкъ менә шул чорда, ягъни, туксанынчы елларның беренче яртысында, бик җайсыз яр кырыена урнашкан нигезебез белән тәмам иза чиккәннән соң, без дә тигез урынга кызыгып, уңайрак җирдән йорт урыны юллап алган идек. Фундаментын эшләп чыгарга физик яктан таза беләкле, гайрәтле иремнең көче-сәләте җитте, әмма соңрак төзелеш алып барырга каршылыклар да ту-ды. Бөтенләй хезмәт хакы бирә алмыйча фәкать бартерга эшләгән мех фаб-рикасыннан китеп, эш урынын алыштыргач, Балтач сөт-май комбинатына урнашкан иде ул. Бер яхшының бер яманы дигәндәй, комбинатта бик колачлы реконструкция эшләре бара, эшкә иртүк китеп, соң гына кайтасы, үзебезнең төзелеш белән шөгыльләнергә көче дә, вакыты да, хәтта теләге дә калмады. Шул сәбәпле, кирпечтән өйнең стенасын өйдерү, түбәсен яптыру мәшәкатьләре тулысы белән үз җилкәмә төште. Алай да студент улым янәшәдә иде, ышанычлы ярдәмчем булырсың дип аңа таяндым.

Менә шул чорда ипи алырга да акча җиткерә алмыйча, тегермәндә бодай тарттырып, дүрт-биш ел дәвамында ипине өйдә пешердем, ярый әле ялланган осталарга ашату өчен мал симертеп суйган идек, аларга сый әйбәт эләкте. Эшне бик кызу тоткан әрмәннәр бригадасы өчен кирпеч стена өяргә миңа тиз генә ком юнәтергә кирәк иде. Аптыраганнан игелекле, мәрхәмәтле җитәкче дип, гозеремне крахмал заводы директоры Сәгъдиевка әйткән идем, ул берсүзсез җүн генә бәягә Малмыж ягыннан берничә йөк ком кайтартты. Инде түбә яптыра башлагач, тагын күп проблемалар чыкты, калай астына электән юнәткән такталарым җитми икән бит. Киңәшкә тагын юмарт, эчкерсез күңелле Нуруллага мөрәҗәгать итәргә туры килде. — Әнә, завод ишек алдында күз көеге булып юан каен бүрәнәләре ята, колхоз белән сөйләшсәгез, пилорамга төятеп җибәрә алам, дип тагын бер кат сөендерде.

Фәридә Шакирова,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9