Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КОДРӘТЛЕ ХИС УЛ – АНА МӘХӘББӘТЕ

Матур табигатьле, уңган халкы белән дан тоткан Куныр авылында яшәүче Сафиуллиннар гаиләсен тирә-якта белмәүчеләр сирәктер. Эшкә уңган, сүзгә булган, якты йөзен, тәмле телен жәлләмәүче әлеге гаиләнең йөз аклыгы Җиһания апа (рәсемдә) турында язарга алынуым юкка түгел. Меңнәргә үрнәк итеп куярлык бөек ана да, тугры хатын да, төпле киңәшләре белән гаилә...

Мәгъмүрә апа һәм Вәккас абый гаиләсендә туып, кечкенәдән тырыш хезмәт белән буй үскән Җиһаниянең киләчәк язмышы да туган авылы белән бәйле. Кычыткан тамыры кебек нәселгә төп нигез килене булып килгән көннәреннән дә инде шактый вакыт узган. Дүрт дистә елга якын кайнанасы Шәмсиҗиһан белән яхшы мөнәсәбәттә булып, төп нигезнең җылысын саклап яшәделәр. Әле алай гына түгел, үзе килен, шул ук вакытта кайнана булып та үрнәк тормыш юлы үткән кеше ул Җиһания апа. Камал абый белән өч балаларына якты дөнья бүләк итеп, бүген аларның кадер-хөрмәтендә гомер кичерәләр. Олы кызлары Илсөяр дә әнисе кебек төп нигез килене булып, игелекле хезмәт күрсәтеп яши. Тормыш иптәше Рәдиф белән ике ул үстерәләр. Төпчекләре Гөлсөяр гаиләсе Яшел Үзәндә. Кияүләре Васыйл, балдан татлы оныклары Аделина белән Тимур һәрдаим кайтып, әби-бабай янында кунак булып китә. Төп нигездә исә әти-әниләренең олы таянычы булып уллары Илгизәр белән Айгөл гаиләсе яши. Бүген исә барысын да көйләп, тигезләп, һәркемнең күңелен күреп үзәктә Айгөл бөтерелә. Яшьләрнең төп йортны хөрмәт итеп, туганлыкны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүләре әни тәрбиясеннән. Әти-әни кадере бу гаиләдә изге эш санала, әни кадере бигрәк тә.

- Элек үзебез әти-әнине бик хөрмәтләп яшәдек. Без эштә чакта әни барысына да күз-колак булды. Хәзер, шөкер, шул игелекләребез үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтты, - ди Җиһания апа.
Бик хак сүзләр. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халык мәкале дә. Кечкенәдән шушы үрнәктә үскән балалар, оныклар ничек итеп тәрбияле булмасын, ди. Әнә бит, төп нигез оныклары Индира, Ризван, Аяз ничек итеп дәү әти, дәү әни дип өзелеп тора. Әби-бабай тәрбиясе алган балалар бөтенләй башка шул. Әдәп, әхлак, ярый-ярамый дигәнне кечкенәдән белеп үсә.

Бу атнада бар җиһан Әниләр көнен бәйрәм итәчәк. Җиһания һәм Камал Сафиуллиннарның балалары һәм оныклары да бу көнне, гадәттәгечә, төп йортка җыелачак. Әлеге гаилә Әниләр бәйрәмендә генә түгел, һәр атна саен төп нигезгә - әниләре, дәү әниләре янына ашыга. Сафиуллиннар нигезеннән гадәти көндә дә кеше өзелми. Кем генә керсә дә ашлары пешкән, чәйләре кайнаган булыр. Шуңа да бу нигезгә һәркем тартыла. Чөнки Сафиуллиннарның күңел җылысы һәркемгә җитә. Ә ул җылылык, иң беренче чиратта, газиз әниләрдән башлангыч ала.

- Әниебез исән чакта, ничә яшьтә булсак та, аның өчен һаман балалар без һәм әти-әниебез янына һәрчак теләп, сагынып җыелабыз, - ди олы кызлары Илсөяр. - Без - балаларын гына түгел, оныкларын тәрбияләп, аларны кешелекле итеп үстерүдә дә әниебезнең көче күп булды. Нәселебезне туплап, барыбызны кайгыртып, шатлыкларыбызны уртаклашып яши. Әни һәркемгә - туганга, дуска, якынга - нык терәк. Менә шундый киң холыклы безнең әниебез, диләр балалары беравыздан.

Җиһания Сафиуллина да әни кеше өчен балаларыннан, якыннарыннан игътибар тою һәм матур сүзләр ишетүдән дә кыйммәтрәк нәрсә юк, дип саный.

- Хатын- кызның бар матурлыгы, күрке ана булгач ачыла. Игелеклек, ягымлылык, ярату һәм түземлелек сыйфатлары бөтен аналарга да хас ул, - ди ул балаларына, оныкларына сөеп карап. Наз, җылылык, мәхәббәт тулы ул караштан бөтен өй яктыра. Менә нинди кодрәтле хис ул - Ана мәхәббәте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250