Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коллегаларда кунакта

«Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев шушы көннәрдә Түнтәр урта мәктәбендә булып, яшь каләм ияләре белән очрашты. Сүз, әлбәттә, язмалар һәм газета чыгару хакында барды.

Түнтәр мәктәбе укучыларының "Бәхетле балачак" дип аталган балалар газетасы чыгаруы турында сайтыбызда хәбәр иткән идек инде. Алар төрле чараларда катнаша, җитәкчеләр, эшче һөнәр ияләре, төрле кешеләр белән аралашып, алар турында язмалар әзерли. Коллегаларыбызның эшчәнлеге белән танышу, үзара хезмәттәшлек хакында сөйләшү өчен «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев яшь журналистлар белән очрашты. Очрашу җик җанлы үтте. Укучылар иң элек газета хакында гомуми сораулар бирсә, соңрак бүгенге көндә һәр редакция өчен шактый катлаулы булган проблемалар хакында да сорашты. Абунәчеләрне җыю, аларны югалтмау өчен нишләргә кирәклеге белән дә кызыксындылар.
Очрашу ахырында һәр ике як та киләчәктә үзара хезмәттәшлек итәргә сүз куешты. Киләсе очрашу бик тиздән кабат Түнтәр мәктәбе базасында үтәчәк. Бу юлы Түнтәрнең яшь каләм ияләре белән очрашуга журналистлар, веб-редактор һәм сайт хезмәткәрләре барачак. Алар укучыларга мастер-класс күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250