Көллияттә укыганнар икмәкле-ашлы итә
Норма авылында урнашкан «Арча аграр сәнәгать һөнәр көллияте»нең 2нче филиалы эшче һөнәрләр әзерләү буенча районда бердәнбер уку йорты.
2023-2024 уку елында биредә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче мастер, пешекче, кондитер һөнәре алып була. 3(4) разрядлы терлекчелек комплекслары һәм механикалаштырылган ферма операторлары, В, С, Д, Е, F категорияле авыл хуҗалыгы тракторчы-машинистлары, В һәм С категорияле автомобиль йөртүче һөнәрләре дә алырга мөмкин. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә төркем оешачак. Көллияттә уку теоритик һәм гамәли тәртиптә бара. Курсантлар көллиятнең үзендә дә практик күнегүләр үтә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә дә практикада була. Түләүле шартларда өстәмә белем алырга да, мәсәлән, 5 айлык курсларда электр белән эретеп ябыштыручы, ЭВМ операторы, 3 айлык курсларда пешекче һөнәрен дә үзләштерергә мөмкин. Егетләр (биредә әлегә ир-егетләр генә укый, быелдан кызлар өчен дә төркемнәр ачылачак) укудан тыш спорт белән даими шөгыльләнәләр, уңышларына куанырлык, үзешчән сәнгатьтә дә бик актив алар, күпсанлы Мактау таныклыклары шуның ачык дәлиле. Әледән-әле район җирлегендә эшләп килүче төрле оешма хезмәткәрләре белән очрашулар үткәреп торалар. Талантлы кеше һәрьяктан да талантлы, биредәге студентлар да туган як тарихы турында проектлар эшләп, туган тел турында нәфис сүзләр сөйләп, республика күләмендә беренче дәрәҗә дипломнарга лаек булалар. Ил күләмендә актуаль булган «WorldSkills» бәйгесендә дә уңышлары ел да мактанырлык. Һөнәри осталык буенча бәйгеләр үзләрендә дә уза, мәсәлән, автомобиль йөртүчеләр арасында иң-иңнәрне бик теләп ачыклыйлар. Бер студентка стипендия – ай саен 600 сум тирәсе, ашау бушка. Әгәр берәр авыл хуҗалыгы предприятиесе белән максатчан рәвештә килешү төзеп укыйсың икән, бу очракта стипендия ай саен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр күләмендә түләнә. Студентларны автобус белән йөртү каралган. 2023-2024 уку елына авыл хуҗалыгы мастеры белгечлегенә – 25, пешекче-кондитер – 25, сәламәтлекләре чикле – 10 студент җыю каралган. Хәзерге вакытта көллиятнең 2 укыту корпусы бар, лаборатор һәм практик эшләр өчен бер бинасы, тиешле таләпләргә җавап биргән автодромы һәм трактодромы, 120 кеше сыешлы ашханәсе эшли. Җәмгыятьләр белән килешү нигезендә «Алга»дан – 2, «Татарстан», «Сосна»дан – 3, «Якты юл»дан – 4, Тимириязев исемендәге җәмгыятьтән – 5, «Активист», «Сорнай», «Труд», «Кама», «Дуслык», «Яңа тормыш», «МДСУ»дан берешәр студент һөнәр үзләштерә. Җәмгысе шундый стипендиягә ия 24 егет белем ала, ә болай көллияттә барлыгы 85 студент укый.
Кайчандыр СПТУ дип йөртелгән әлеге уку йортының дәрәҗәле чаклары бар иде, уку елы башында мәктәп карлыгачларын колачлап кына җыеп ала иде ул. Яшьләр училищега барабыз дип атлыгып торды. Хәзер дә әкренләп җыелалар. Биредә белем алган егетләр - кызлар бүген иген кырларын иңли, терлекчелектә хезмәт куя, ил табыннарыбызны икмәккә, иткә-сөткә, майга баета, заманча технологияләрне буйсындыра, тәмле ризыклар пешерә, матур киемнәр тегә. Белем алуларын алга таба дәвам итеп, югары белемле белгечләр булганнар да аз түгел. Мәгълүм ки, ниндидер сәбәпләр аркасында, көллият үзенә күпләп студентлар туплау санын чикләде. Һәм менә янәдән көллияткә студентлар җәлеп итеп, күпләп эшче һөнәрләр әзерләү мәсьәләсе көн үзәгенә килеп басты, район җитәкчелеге дә көллиятнең эшчәнлегенә йөз белән борылды, материаль-техник базасын кайгыртуда ярдәм кулы сузды. Биредә биналар иске саналса да, аларда басуларда маңгай тирләре тамган ата-бабаларыбыз белем алган, күпме эшче көч техника серләренә өйрәнгән. Укытучылар коллективы гаять тә рәхимле биредә, студентлар күңеленә юл табып, аларның фикерләре белән тиңләшеп, фикерләшеп эшли торган – кирәк чакта дус та, иптәш тә алар. Моның шулай икәнлегенә башлангыч сыйныф балалары белән экскурсиягә барып, үзебез үк тә күреп кайттык. Бик кызык-лы, күңелле очрашу булды ул. Көллият җитәкчесе балаларны үзе каршы алып, укуларның фәнни яктан да, гамәли яктан да алып барылуын тәфсилләп сөйләде, объектлар буенча йөртте, техникаларга утырып карарга, агрегатларга якын килергә рөхсәт итте, укытучы абый-апалар белән якыннан таныштырды. Көллиятнең гамәли эшләр өчен барлык техникасы да бар, якты уку кабинетларына кергәч тә көллият турында әзерләнгән презентация белән таныштырды, укучы егетләр җыр-биюгә, юморга хирыслыкларын күрсәтеп сокландырды, пешекче апалар тәмле ризыклар әзерләп сыйлады. Яшь буынга карата җылы мөнәсәбәтләре куандырды, хәер, биредә элек-электән шушындый җылы, мәгънәле караш яшәп килә. Махсус дисциплина буенча укытучы Илфат Абдуллин, математика-информатикадан белем бирүче Самат Габдрахманов, ОБЖ-физкультура укытучысы Зөлфәт Зиннәтуллин, рус теле, татар теле, тарих, җәмгыять белемен төшендерүче Наилә Галиева, җитештерү серләренә өйрәтүче мастерлар Рузил Хаҗиев, Фаил Фазлыев, Рәйхан Низамов, Нияз Шиһапов һәм башкалар балаларга остаз да, якын дус та була беләләр. Үрнәк көллиятеннән килеп укытучылар да хөрмәткә лаек.
– Безнең олы куанычыбыз бар, – ди көллият җитәкчесе Рәис Галиев.– Көллияткә зур ремонт керде, ике бина тоташтырылып эшләнәчәк, ашханә төзекләндереләчәк. Бик зур рәхмәт район хакимиятенә, район башлыгы Рамил Нотфуллинга, аларның җылы карашын, яклавын тоеп эшлибез. Безнең көллияттә укып чыккан егетләр-кызлар арасында хезмәт батырлары белән беррәттән күренекле шәхесләр дә бар, район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Фәрит Гарәфиев, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, мәгариф хезмәткәре Илдар Басыйров, эшмәкәрләр Илһам Мөҗипов, Дамир Шәйхетдинов, Рифкать Камалов, Тимирязев исемендәге җәмгыять белгечләре Наил Галимҗанов, Азат Ганиев, Рифкать Хафизов, «Сельхозтехника» кафесын әйдәп баручы Рәйсә Вәлиева, Руслан Далиев, җырлар авторы Илназар һәм башкалар – алар безнең горурлыгыбыз, республикага, районга хезмәт итәләр, белемнәрен, тырышлыкларын туган ягына багышлаган кешеләр. Руслан гына Кырымга китте, ресторанда эшли.
Көллият, әнә шулай, җәмгыятькә алдынгы карашлы, җиң сызганып эшләрдәй, максатчан, тәвәккәл шәхесләр биргән уку йорты ул. Без шимбә, ял көннәрендә дә эшлибез, өстәмә белгечлекләр буенча түләүле укулар шул көнне уза.
Рәис әфәнде үзе 2010 елдан бирле көллияттә хезмәт куя, көллиятнең зур үсешләр алып эшләячәгенә якты өметләр баглаучы тырыш җитәкче.
Җитәкченең якты уй-хыяллары тормышка ашсын, студентлар күп булсын, көллиятнең материаль-техник базасы ныгысын, районыбыз авыл тормышын алга сөрүче, киләчәкне кайгыртучы эшче һөнәрләргә, яшь белгечләргә баесын! Ачык ишекләр көне уздырып, анда да куана-куана барырга язсын!
Көллият уку-укыту белән генә шөгыльләнми, хуҗалык эшләре дә алып бара, аның 80 гектар басу җире бар, үзләрендә булган техника белән эшкәртәләр, чәчәләр, ура-суга-җилгәрәләр, үз амбарларына ташыйлар, киптерәләр, җилләтәләр, чәчү орлыгын да үзләре әзерлиләр. Алга таба да уңышлар телик аларга.
Фотолар: Көллиятнең архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев