Бу төркем яшьләр (1939-1940 елны туган) класс җитәкчесе Бакый абыйлары белән гомерләрен комсомол чакыруы буенча балкып яшәделәр. Рәсемдә үзләрен танучылар минем белән килешерләр дип уйлыйм - рәхмәт аларга. Һәрберсенең яшәү рәвеше, һәр гамәле, гаилә тормышы югары әхлакый дәрәҗәдә булды: комсомолларча укыдылар, эшләп гомер иттеләр, нәкъ үзләре кебек балалар үстерделәр.
Мең шөкер, матур һәм дәртле үтте безнең яшьлек! Мине һәм минем яшьтәшләремне октябрят - пионер - комсомол оешмалары җидееллык белем белән дә, югары белем алып галим дәрәҗәсенә үскәннәрне дә эшләп-ашап яшәргә өйрәтте, хәзерләде. Балтач радиосы атнага ике мәртәбә минем чордашларымның чыгышын тапшыра. Ә мин һәр сөйләүченең гомер юлы, эшчәнлеге белән танышып, акыллы киңәшләренә кушылып, рәхмәт әйтеп яшьлеккә кайтам. Кабатларга дисәләр дә курыкмыйм. Чөнки без акчасыз идек, туйганчы ипи ашау турында хыялландак, хәзерге яшьләрчә түгел - безгә тынычлык кадерле иде. Ә эшнең сәнәклесеме, көрәклесеме, тирес түгүчеме, таратучымы - барысын да эшли идек - тамак кына ач булмасын. Ә калганы яшьләрчә! Әмма коммунистик мораль - адәмчә әхлак тәрбиясен мәктәп яшендә үк җаныбызга, яшәү рәвешебезгә сеңдерәләр иде. Октябрятлар үзләренчә пионер булырга, пионерлар комсомолга керү дәрәҗәсенә үсәргә тиеш иде. Ә комсомол - ул пионер галстугын значокка (комсомол тамгасына алыштыру гына түгел!). Ил буенча барган комсомол төзелешләрен бер язмада санап бетереп булмас. Шулай да илне саклау - фронтта, сугыш җимерекләрен торгызуда, авылда һәм шәһәрләрдә төзелешләр комсомолларча башкарылды. Илебез тарихына комсомол төзелеше исемендә теркәлергә тиеш!
Биеп-җырлар башланган хезмәт юлы
1950 елның 15 августында мәгариф бүлеге приказы белән Карадуган авылына укытырга килдем. Мәктәп директоры Габдрахманов Фәйзелхак абый мине квартирага (әби, бабайлы) урнаштырды да: "Иртәгә ындыр табагына эшкә барырга", - диде. Бардым, анда эшләүче апалар минем артык сабыйлыгымны сынапмы: "Әйдә, сеңлем, бер җырла әле. Юк, биесен, бик җиңел күренә бит!"- дип миннән концерт куйдырып башлаганнар иде - яшьлегем нәкъ шулай дәвам итте. Хикмәтне яши башлагач, еллар үткәч аңладым. 1925 елда ачылган Карадуган мәктәбенең беренче укытучылары арасында Марзыя апа Вахитова (ә ул "Сәяр" труппасында театр уйнап йөргән) була. Коллектив Марзыя апа өйрәтүләре белән концерт-театрлар куеп авыл халкын тәрбияләгән. Марзыя апа башта Арбашта эшли башлый, аның хезмәте дәвамлы була, халык җыр-биюне, кәмитне ярата. Әтиләре сугыш кырында ятып калган толлар һәм аларның ятим балаларына да сәхнә яшәү көче бирә иде.
Карадуган мәктәбе Мортаза бай йортында, клубыбыз да бер катлы бүрәнәдән, Арбашта (ике мәхәлләле авыл) элекке бер мәчетне клуб итеп көйләделәр. Әмма халык җыр-биюне ярата, халыкара хәл турында һәм илебезнең эчке хәле турында лекцияләр тыңлау һәм төрле тематик кичәләр комсомоллар көче белән оештырыла. Район мәдәният бүлеге кушуы буенча үзешчәннәрнең смотр концертларында катнашуда безнең карадуганлылар актив иде. Карадуган җирле советына кергән алты авыл концертына хәзерләнү истә калган. Чөнки алты авыл яшьләре хоры гына да йөздән артык җырчыдан җыелды. Оештыручыбыз авыл советы рәисе Мәрдәнова Наһар апа кызу тотты: "Ибраһимова Алсу (җырчы Римманың апасы) син ничек җырласын күрсәтеп кулыңны болгап тор яме, Тәбрис син баяныңны ал,"- диюе булды, хордагылар дәррәү көлеп җибәрде - сәхнәнең өрлеге сынып җимерелде, ярый әле хордагылар зыян күрмәде. Әмма район буенча ярышларда мактаулы булдык.
Яшьләр оешмасы аерым булу күңелле иде. Безнең көндәшләр Әсмабикә җитәкчелегендә сосналылар. Әсмабикә комиссия членнарына күренмичә генә һәр авылның чыгышын үзе карап барган да, Карадуганлыларның концертына бәя бирүдә катнашып тәнкыйтли : "...үз концертларына үзләре кул чапты бит",- ди. Ярыш куәтле, Казан сәхнәләре һәм Мәскәү өчен дә "көрәштек". Районда мәдәният "министрыбыз" Оркыя апа Ибраһимова да үтә тырыш иде.
Безнең Кенә яшьләре үтә матур җырлыйлар. Ибраһимова Алсу, Римма, Рилә - төп җырчылар. "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле бәрәңге" җыры сәхнәне дә, тамаша залын да бизәде. Алсуның моңлы тавышы күпләрне юата иде, ә бу җырчы кызларның әниләре Хәдичә апа гармуны белән шатлык өсти иде. Элекке концертларда нәфис сүз осталарына да урын бирелә иде. Монысы инде җиңел гамәл, үзем башкарам. Ш.Галиевның "Суган мәсьәләсе", комсомол төзелешенә китүче кыз белән егет мәсьәләсен "Дилбәр" шигырен сөйләп бераз тамашачыларның күңелен күреп, комиссия членнарына ял минутлары ясыйм имеш, имеш кенә түгел, ул номер - нәфис сүз булмаса, гомуми бәя кими, ягъни лаеклы өлешемне кертәм! Культура-агарту эе, авылдашларыбызга әхлакый ярдәмдә яшьләр - комсомоллар бик тырышты. Сәхнәгә дәрәҗәле драматургларның әсәрләрен - Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл", Туфан Миңнуллинның "Ир-егетләр", Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану", "Ак калфак", Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал", Мостай Кәримнең "Кыз урлау" һ.б. сәхнә әсәрләрен 13-14 ләп урында халыкка күрсәтә идек.
Карадуганның данлыклы җыр-бию ансамбле
Карадуган сигезеллык мәктәп директоры Бакый Зыятдинов Балтач район үзәгендәге музыка мәктәбенең филиалын ачып, җыр-музыка буенча үзебезнең яшьләрне үстерде. 1977 елда төшерелгән фоторәсемне шул елларда Казанның "Заря" кондитер фабрикасы конфет тартмаларына да куеп чыгардылар. Карадуган мәктәбенең "Җыр-бию ансамбле" укучылар өчен күңелле һәм кирәкле шөгыль булды. Ир балаларны биюгә тарту буенча да зур эш башкарылды. Директор түләүне үз хисабыннан тотып, махсус биергә өйрәтүче егетне Казаннан яллап эшләтте. Мәктәпнең барлык ир балалары "Пингвин" биюенә костюмны үзләре хәзерләп бастылар. Тулы бер мәктәп хәтта ел буе "пингвинлыкта" яшәделәр. Ә туганнар Сәгъдиев Рашит белән Әхмәтҗанов Илнурның (алар 3 нче класс укучылары) "Тау халыклары" биюен Балтач сәхнәсе үзенеке итеп, һәр концертта махсус чакырып катнаштыралар иде. Ул елларда культура-агарту эшенең район буенча җитәкчеләре дә үз эшләренә намус белән караучы, үзләре дә акыл-әхлак ягыннан башкаларга үрнәк булырлык активлар иде. Алты авылдан җыелган йөз кешелек хор җырчылары һич зарланмыйча уен коралларын, сәхнә киемнәрен атлы чанага төяп, үзләре "тыркылдап" җәяү Балтач клубына юнәлдек - армадык, куанып сәхнәгә чыктык. Безнең бу эшләребезне район буенча Ибраһимова Оркыя апа уналты ел җитәкләде, безне яшьләрчә яшьнәп яшәргә өйрәтте. Сәхнәгә халык алдына чыгасы һәр номерны үз күзеннән үткәрә иде. Оркыя апа безне сәхнә культурасына өйрәтте, рәхмәт аңа! Әмма Балтач тарихын туплаган тарихи язмаларда Оркыя апа турында бер җөмлә дә тапмадым - кызганыч... Районыбыз яшьләре Оркыя апага рәхмәтле, безнең күңелләрдә якты һәм яхшы истәлеге калды.
Яшьлек, алга карап яшәү, өйрәнү өчен үрнәк гамәлләр дә кирәк. Ул чордагы үзешчән артистларның балалары бүгенге көндә сәхнәдә бик табигый һәм күңелле чыгыш ясыйлар. Алар үзебезнең колхоз, үзебезнең авыл егет-кызлары Бәхтияров Фәрит, Йосыпов Рушат, Сәгъдиев Раил, Галиева Гөлсинә, Гарәпшина Римма белән Рүзилә, Таузардан Сабирова Гөләндәм, Нәбиева Гөлзада, Гыйззәтулина Тәнзилә һәм башкалар. Аларны авыл халкы һәр елны яңа бер тема белән көтеп ала. Бүгенге көндә сәхнә һәм бәйрәмнәрне бизәүчеләр - теге еллардагы комсомол әти-әни балалары! Яшьләр ышанычлы, актив фикер йөртәләр, нәкъ көн кадагына кирәкле теманы таба беләләр.
Үзем турында үзем
1959 елда комсомолларча дәрт белән Калинин исемендәге колхоз каршында алты авылга да куела торган колхоз стена газетасы редакторы итеп сайлап куйдылар. Укытучы киленнең өч (укучы) баласы, ире һәм биеме татлы йокыга талгач, төнге тынычлыкта стена газетасын тикшерәм. Чөнки райком секретаре Рашидә ханым Кариева: "Сезнең стена газетасын баскан килеш укырлык булсын, буш сүз язмагыз", - дия иде. Өстәвенә, колхозның еллык отчетында беренче итеп колхоз рәисе отчеты, ә икенче итеп газета мөхәррире отчеты тыңлана, ягъни нинди тәнкыйть материалын төзәтү эше ничек тәмамланган... Ә газета айга ике мәртәбә чыгарга тиеш. Бу гамәлем комсомолларча 31 ел дәвам итте.
Нәкъ Тукайча!
Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
Эшкә бирсәң - чын күңел!
Каршыларсың картлыгыңны
Бик тыныч һәм бик җиңел.
Комсомол кабызган ялкын гомеремне шулай дәртле итеп үткәрергә ярдәм итте. Районыбыз шагыйрәсе Фәридә Шакированың 2015 елда "Бирегез миңа түбәтәй" дигән шигырьләр китабы чыгуга, Карадуган авыл җирлегенә кергән алты авылның беренче класска керүчеләрен барладым да һәрберсенә әлеге китапны бүләк иттем. Бу фото Карадуган мәктәбендә төшелде. Басканнар (сулдан уңга): мәктәп директоры Гөлсинә ханым Фаил кызы, Мәдинә Зыятдинова, Фәридә ханым Шакирова, Тәнзилә Гыйззәтуллина - бу кызлар комсомоллар иде. Нәкъ Тукайча, яшьлектә алган ялкын дәвам итә. Мондый бәйрәм беренче класс укучылар белән калган авылларда да үтте.
Мәдинә Зыятдинова
ветеран укытучы
Карадуган авылы
Нет комментариев