Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комзаводта авыл көне үтте (фото)

Бәйрәмне уздыруга һәм бүләкләр алуга авыл халкы үзе зур булышлык күрсәтте.

Комзавод — Балтач районының төньягында урнашкан, 20 дән артык хуҗалыгы булган кечкенә авыл. Районда яшәүчеләрнең кайберләре бу авылның барлыгын да белми, күпләр аның татар авылы булуына гаҗәпләнә.

Бүгенге көндә Комзаводта төпләнеп калган халык тулы канлы тормыш белән яши, һәр яңа көнне зур өметләр белән каршы ала.

Берничә ел элек авылда мәдәният учагы булган клуб ишегенә йозак эленде. Шуңа күрә Комзаводлылар ничә ел буена бәйрәмнәрдән, җыр-бию һәм күңел ачулардан нәүмиз иде. Узган елгы җәйдә, күпмедер вакыт тукталып торганнан соң, Комзаводта беренче тапкыр авыл көне үткәрелде.

Менә шушы күркәм традиция быел да дәвам итте — 7 нче июль көнне Комзаводта бәйрәм узды. Бу эшне башлап йөргән, бәйрәмгә сусаган халыкка күңелле мизгелләр бүләк иткән Нөнәгәр авыл җирлеге рәисе Закиров Илһам Наил улына һәм Минемуллин Рифат һәм Розалияләр гаиләсенә халык рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерә алмый.

Чараны ачып җибәрүдә катнашкан, үз хәер-фатихасын биргән «Кызыл юл» кооперативы җитәкчесе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы, ерак араларны якын итеп, кечкенә авылның халкын зурлап кайткан хәзрәт, тамырлары белән шушы якларга бәйле булган һәм Комзаводлыларга һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы Каюмов Васил Кадыйр улы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. 

Чарага җыелган халык кул көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, йомырка кабып йөгерү кебек уеннарда катнашты, Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләп килгән программаны тамаша кылды, гармунчылар чыгышына хозурланды, җырлап-биеп күңел ачты. Уеннарда катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмады.

Бәйрәмне уздыруга һәм бүләкләр алуга авыл халкы үзе зур булышлык күрсәтте. Шулай ук Шәмсиев Марат Ришат улы һәм Нәҗипов Рөстәм Альберт улының иганәчелек ярдәмен аерым ассызыклап узарга кирәк. Төп чыгышы белән Комзавод авылыннан булган Вәлиев Рафил Равил улы, гаиләсе белән берлектә, бәйрәмгә килгән һәр кунакны корбан ите белән пешерелгән плау, кайнар мич коймагы һәм тәмле чәй белән сыйлады. 

Комзаводта узган бәйрәм, кечкенә авылның олы шатлыгы булып, әле озак вакытлар дәвамында күпләрнең күңелендә сакланыр. Чөнки нәкъ тә менә шушы чара бәйрәмгә сусаган халыкка күңелле ял сәгатьләре бүләк итте, күптән күрешмәгән таныш-белешләрне, авылдашларны очраштырды. Әлеге башланган эш дәвамлы булсын иде!

Фирүзә Гатиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Комзавод авылы