Конституциягә кертелгән үзгәрешләр эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәчәк, дип саный Эмиль Гобәйдуллин
Төп закон нигезендә барлыкка килгән гарантияләр нәтиҗәсендә, махсус урта белем бирү йортларына укырга керергә теләүчеләр артачак.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр гражданнарның хезмәткә карата хөрмәтен ныгытачак һәм эшче һөнәрләрнең абруе артуга этәргеч булачак, дип саный.
«Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китереп чыгарачак. Алар хезмәт кешесенең ролен һәм эшче кешеләрнең абруен арттырачак. Билгеле, бу икътисади күрсәткечләрнең һәм безнең гражданнарның матди иминлеген яхшыртачак», — диде Гобәйдуллин.
Россия Федерациясенең Төп законына кертеләчәк үзгәрешләр нигезендә, дәүләт хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләүне гарантияли, тотрыклы икътисади үсеш һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырачак. Илнең икътисади сәясәтенең төп юнәлешләре — хезмәт кешесенең абруен яклау һәм хөрмәт итү.
«Без алга таба үсәчәкбез. Безнең урта махсус уку йортларына укырга керергә, һөнәр алырга, эш алырга теләүчеләр саны артачак», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев