Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коррупция күбрәк булган саен, законнар да күбрәк була

Ришвәтчелекнең төп урыны юк, чөнки ул юл куйган һәр урынга керергә сәләтле. Төрледән-төрле сәүдә үзәкләрендә дә, уку йортлары, хастаханә, шул исәптән, төзелеш, хакимият органнарында да күзәтергә мөмкин аны.

Җәмгыятьтә һәр мәсьәләгә кагылышлы законнар бар. Шул исәптән, ришвәтчелеккә каршы көрәш хакында булган законнар да тулы көченә эшли кебек. Без беләбез: законнар артканнан-арта, тик нигәдер илдә тәртипсезлек тә үскәннән-үсә бара.

Без кече яшьтән ришвәт-челек төшенчәсе, аның төп асылы, мәгънәсе, әлеге юнәлештә законнарның үтәлеш дәрәҗәсе хакындагы төрле фикерләрне ишетеп үсәбез. Әмма бер генә тапкыр булса да: «Ришвәтчелекне без үзебез тудырмыйбызмы?» дигән сорауга җавап эзләгәнебез булдымы? Әллә, һәрвакыттагыча, илебезнең киләчәк үсешенә кул селтибез һәм кануннарны үтәүдән качып калабызмы? Сораулар күп. Җаваплар да... Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең ниндидер нәтиҗә китерүен телибез икән, бу көрәштә һәркемнең катнашуы зарур. Юк, юк, өсте-өстенә законнар чыгарып кына түгел. Ришвәт булмаса, аның законнары да булмас иде. Сугышларны туктату өчен тынычлык кирәк булган кебек, җинаятьчелек булдымы, аны туктатучы олы көчләр – законнар да кирәк. Борынгы Римдә яшәгән тарихчы һәм язучы Публий (Гай) Корнелий Тацит илдә законнарның артуын ришвәтнең үсүе белән бәйләп аңлата. Килешәм. Явыз бүре, һөҗүм итеп сарыкларны алып тормаса, тозак та кирәк булмас иде. Тацит фикеренә игътибар итсәк, адәм баласының ришвәт колы булуы әллә кайсы гасырлардан ук килә. Ул «коллык»ның борынгы заманнардан безгә таба ташбака адымнары белән түгел, реактив очкыч тизлеге белән очып килүе тетрәндерә. Пассажир очкычы сыман ил күгендә ак юллар калдырып кына үтми, ул үзенең очкычыннан ришвәт «тупларын-бомбаларын» ыргыта бирә. Ришвәт бомбалары явудан туктамагач, аларга каршы көрәшүче законнар да арта тора. Әйе, ришвәтчелек арта барган саен, бөек тарихчы әйткәнчә, законнары да үрчи тора. Законнар артканга карап, файдасын гына сизмибез, күрмибез дә. Әйе, мин ришвәтчелекне кешелекне юкка чыгаручы атом бомбасы белән чагыштырам. Ришвәт – кешелек, җәмгыять, илебез үсешен корыта торган ядрә, туп, корал ул.

Бер-бер артлы чыгып килүче төрле законнар да, ел да 9 декабрь көнне үткәрелүче Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне дә, бетмәс-төкәнмәс төрле-төрле чаралар да безне ришвәттән саклап кала алмас кебек әлегә. Миңа шулай тоела. Ә югыйсә, аны тудыручылар да, юк итүчеләр дә кешелек үзе бит. Кеше, үзенең табигате буенча, тормышта тиз, уңай һәм җиңел юлларны сайлый. Ашыгабыз, ашыктырабыз, алдыйбыз, алданабыз, талыйбыз, таланабыз...

Ришвәтчелекнең төп урыны юк, чөнки ул юл куйган һәр урынга керергә сәләтле. Төрледән-төрле сәүдә үзәк-ләрендә дә, уку йортлары, хастаханә, шул исәптән, төзелеш, хакимият органнарында да күзәтергә мөмкин аны. Ә бит, югыйсә, законнар да җитәрлек! Әйе, адәм баласын шыгырдап торган меңлекләр кызыктыра, акча өстенлек иткән җирдә законнар да онытыла, ул безне үз кубызында биетә.

Законны бар итүчеләр дә, үтәүчеләр дә без, ягъни, гади кешеләр. Без бар икән, димәк, барысы да безнең кулларда. Мин Ватаныбызның, Татарстаныбызның киләчәктә тәртипле, җаваплы һәм намуслы кешеләр кулында буласына чын күңелемнән ышанам әле. Бу шулай булыр да. Ришвәтнең дә, аңа кагылышлы законнарның да кирәге калмас. Без исәнбез һәм биредә яшибез икән, димәк, җәмгыятебезне ришвәттән чистартыр вакыт җитте. Әйдәгез, бүгеннән үк бергәләп тәвәккәллик!

Гөлназ Әхмәдиева,

Түнтәр урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция