Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коры чирәмгә ут кабудан сакланыйк

Агымдагы елның 17 апреленнән алып 10 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде

Агымдагы елның 5 апрель көненә районда 6 янгын очрагы теркәлде, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр булмады. Янгынның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу тора, шулай ук кызган мичтәге утның көлен караучысыз калдыру да янгын китереп чыгаруга сәбәпче булды.

Балтач районы территориясе буенча соңгы 10 елда урманнар януга юл куелмады. Татарстан Рес-публикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 6 мартында 209нчы номер белән теркәлеп, гамәлгә кергән карары нигезендә, Балтач муниципаль районында урман янгыннары нәтиҗәсендә куркыныч янарга мөмкин урыннардан ике авыл – Алан белән Пыжмара һәм «Романтик» балалар сәламәтләндерү лагеры бар.

Быелның 20 мартыннан районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Балтач муниципаль районының 2023 елга янгын куркынычы чорына әзерлеге тикшерелде. Тикшерү барышында ике кагыйдә бозу очрагы ачык-ланды. Мәсәлән, Алан авылы тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының норматив саны белән тәэмин ителмәгән. Алан авылының торак пунктында тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганагы (күл) каты япмалы подъезд һәм янгын сүндерү техникасы урнаштыру өчен мәйданчык белән тәэмин ителмәгән. Урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигый) янгыннар куркынычы янаган торак пунктлар территориясендә янгын куркынычы чоры башланганчыга кадәр табигый янгыннарның күчү мөмкинлеген булдырмау максатыннан, шулай ук тиешле тирәлектә торак пунктлар территориясе тирәсендә киңлеге 10 метрдан ким булмаган янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар яки башка янгынга каршы барьерлар төзелә яки яңартыла.

Язгы-җәйге сезонга бәйле рәвештә, республика территориясендә коры үлән яну белән бәйле янгыннар саны да арта. 5 апрельгә рес-публика территориясендә 3,9 гектар мәйданда шундый 124 янгын очрагы теркәлгән. Балтач районы территориясендә коры чирәм янулар күзәтелмәде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 мартындагы 376 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 17 апреленнән алып 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда коры үләннәрне яндыру тыела.

Рафил Шәрәфетдинов, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы