Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көшкәтбашлылар махсус хәрби операциядәге егетләргә күчтәнәчләр юллаган (фото)

Көшкәтбашлылар күчтәнәчләр, хатлар белән бергә күңел җылысын, изге теләкләр юллап, егетләрнең исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуын тели.

Көшкәтбашта махсус хәрби операциядәге егетләргә бик күп ярдәм җыйганнар.

Ярдәмгә барлыгы 39 хуҗалыктан катнаштылар. Дүрт егетебезгә бүлеп күчтәнәчләр әзерләдек. дип яза Шат-Көшкәтбаш.

Әйберләр, егетләргә авылдаш апалар язган хатлар, аларның туганнарына тапшырылган. Алар үзләре төгәл адресларын язып әйберләрне хәрби операциядәге егетләргә илтүчеләргә тапшырачаклар. Инде әйберләр исән-имин барып җитеп, авылдашларга, аларның иптәшләренә без җибәргән күчтәнәчләрне куанып кулланырга насыйп булсын. Алда егетләр белән куанычлы очрашу көтсен иде, ди авыл халкы.
Көшкәтбашлылар күчтәнәчләр, хатлар белән бергә күңел җылысын, изге теләкләр юллап, егетләрнең исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуын тели.

Әйберләрнең күпмедер өлеше районга гуманитар ярдәм төркеменә дә җибәрелгән.

Фото: Лилия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев