Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көшкәтбашта мәйданчык ачканнар (видео)

Киләчәктә мәйданчыкка прожектор да куячаклар икән.

«Шәйми тавына балаларга мәйданчык ясап куйган идек. Ничек килеп чыккандыр балалар уйнап яткан булалар үзе, көтү каршысына дип балалар күп җыелалар, ни белән шөгыльләнергә белми аптырап йөриләр иде, шуннан килеп чыккан фикер булды бу. Мәдинә апа белән Мансур абый идеясе һәм алар үзләре артыннан бик күпләрне иярттеләр. Үзебезчә кечкенә генә ачылыш та оештырып алдык», дип хәбәр итәләр Көшкәтбаштан.

Мәйданчыкны ачу тантанасында Илсөяр апа балаларны тәмле мич бәрәңгесе һәм коймак, Резеда апа Хәсәнова телеңне йотарлык чәй токмачы пешергән, әти-әниләр дә тәм- томнар биреп җибәргәннәр.

Киләчәктә мәйданчыкка прожектор да куячаклар икән.

Көшкәтбашлыларның исә бер генә теләге бар, тырыш авылдашлар төзегән мәйданчыкта тәртип һәм чисталык булсын иде. Кич белән яшьләр утырса да, үзләреннән соң мәйданны тәртип итеп калдырырлар дип өметләнәбез. Кешеләргә, аларның хезмәтләренә хөрмәтле булыйк, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев