Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпер кирәкме, әллә сүзме?+фотолар

Эшкә тотынырга мөмкинлек чыкты. Әмма бу эшкә алынырга атлыгып торучы оешма гына күренмәде.

 Балтач бистәсенең урта мәктәпкә «Казан юлы» ягы микрорайонында  яшәүче укучылар килә торган зур җәяүлеләр күпере, ике-өч ел саен, басмалары тактадан булганлыктан, яраксызга әйләнеп,  борчуга сала иде. Бистәдә мондый өч күпер бар икәнен искә алып,   яңарту йөзеннән  аларның ремонты үзара салым чараларына кертелде. Ниһаять, җәй ахырында, акчалар тапкырланып Казаннан әйләнеп кайткач, эшкә тотынырга мөмкинлек чыкты. Әмма бу эшкә алынырга атлыгып торучы оешма гына күренмәде. «Мелиоратор» җәмгыяте әйтелгән тәкъдимне кабул итеп эшкә кереште. Бүгенге көндә зурлыгы ягыннан аз гына кайтыш булган коммуналь хуҗалык микрорайонына чыга торган күпер һәм инде  кыскарак булган «МСО» ягында яшәүче укучылар йөри торган күперләр ремонтланып, файдалануга тапшырылды. Эш өченче күпердә калды. Аның такта  өслеге алынды, хәзер  «Мелиоратор» җәмгыяте базасында кирәкле тимер җайланмаларны ясыйлар, күпернең үзендә дә эш бара. Укучылар шушы сүтелгән күпер өстеннән йөриләр, шулай ук таудан төшеп-менүләре бик яман, нигә бу күпернең эшен баштарак, уку вакытына кадәр башкармадылар, дип әти-әниләр зарланалар. Нигездә дөрес зар, дөрес тәкъдим. Эшләр вакытында башкарылып, вакытында күпер балалар курыкмыйча йөри торган  хәлгә китерелгән булса, әйбәт буласы иде дә бит. Хәзер  сабыр гына әйләнгечтән, Татарстан урамы башыннан яисә район газ хуҗалыгы аша йөрергә кирәк булачак. «Мелиоратор» җәмгыяте җитәкчесе Хәниф Бариев, дүшәмбедән күпергә өстәмә  эретеп ябыштыручы бригада өстәләчәген һәм үзләренең базасында җыела торган тимер корылмаларны эшләтүне тизләтәчәген белдерде. Димәк, көтәбез. Ә инде укучыларның такталары алынган күпер аша йөрү мәсьәләсен аларның үзләре белән хәл итәргә кирәктер. Читтән карап, итәк астыннан  сүз йөртмичә, әти-әниләр балаларына ныклы үгет-нәсихәт бирә аладыр, дип уйлыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш