Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күркәм яңалык

Районда танылган мәгариф хезмәткәре, тарихчы, меценат, иганәче, Бөек Ватан сугыш ветераны, Чепья җирлегендә «Халыклар дуслыгы» музеен оештырган Гарифҗан Галиев үз исемендә премия булдырды.

Әлеге премия районның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән берәр яшь хезмәткәргә биреләчәк, яшь чикләве 45 яшькә кадәр. Премиянең күләме хәзергә 25 мең сум тәшкил итә, алга таба үзгәрергә мөмкин. Комиссиянең беренче утырышы 24 февральдән 4 мартка кадәр каралган. Җирле үзидарә органнары, муниципаль мәгариф учреждениеләренең укытучылар советы, методик берләшмәләре, мәдәният учреждениеләренең методик советлары мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә үзеннән лаек-лы өлеш кертүче яшь иптәшләрне премиягә тәкъдим итә ала. Үзеңне-үзең тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар. Нигезләмә белән тулырак Балтач муниципаль район порталыннан һәм «Хезмәт» сайтларыннан танышырга була. Элемтәгә керү өчен кабул итү бүлмәсенең телефоннары: мәгариф бүлеге: 2-41-95, мәдәният бүлеге: 2-45-46.

Оештыру комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премия Гарифҗан Галиев