Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәшифә Тумашева – Нөнәгәрнең горурлыгы (+фоторепортаж)

Нөнәгәр авылының чал тарихын саклаучы һәм йөзек кашы булып санала торган үзенчәлекле бер хәзинәсе бар. Ул - Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музее.

Башкала кунаклары әлеге бинада булып, музей хезмәткәренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Кәшифә Тумашеваның чын профессионал беренче татар хатын-кыз режиссеры, актриса, радио дикторы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе булуы, аның тормыш юлы, гаиләсе, нәсел шәҗәрәсе, иҗаты һәм иҗатташ дуслары хакында бай мәгълүмат алдылар. ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин авыл җирлегендә бай тарихлы, матур музей булуына соклануын белдерде. ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев чыпта суга торган станок янына килгәч, бала чак елларын искә алып, әлеге эш коралы белән ничек эшләүләрен күрсәтеп-сөйләп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250