Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көшкәтбашның солдат егете Искәндәргә кем икән шигырь язучы?

2012 елның көзендә олы улым Искәндәрне армиягә озаттым. Беренче бала, бик ямансу булды. Сагынуыма түзалмыйча, җаныма урын табалмыйча гел интернетта утырдым, шунда "Серле сандык" дигән төркемдә бик күп солдат әниләре белән таныштым.

Бер-беребезгә киңәшләр бирешеп, сабырлыклар телибез. Арада Мордовия өлкәсенең Саранск каласыннан Фирдания апа Нугаева да бар.
Барыбызга да әниләрдәй киңәш бирә. Медицина өлкәсендә эшләгән кеше буларак та бик күп файдалы киңәшләренә колак салдым. Әле алай гынамы, улыма 23 февраль уңаеннан посылкага кадәр салды. Элемтәбез һәрчак дәвам итте. Кукмара ягына кунакка кайткан җиреннән очрашу да насыйп булды, кыска гына бу очрашу икебез өчен дә бик кадерле иде. Узган елның декабрендә Искәндәр улымны солдат хезмәтенә алгач, шигырь үк язып җибәрде. Әле дә булса аралашабыз, киңәшләреннән мәхрүм итми.

Туганны туган дип белмәгән хәзерге заманда интернет аша шундый "туганым" табылуына мин бик шатмын.
Гөлшат Ганиева,
Көшкәтбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250