Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күмәк эшнең матур нәтиҗәсе (фото)

Соңгы елларда башкарылган эшләр кешеләрнең күз алдында, бу үзгәрешләр һәр авылда чагыла.

Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә инде ун ел элек кертелде. Ул «РФда җирле үзидарә органнарының эшен оештыруның гомуми принциплары турында»гы 131 Федераль канунның 56 маддәсендә әйтелә.

Үзара салым — җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә. Салымның күләме биредә яшәүчеләрнең барысы өчен дә бер.

2013 елда Президентыбыз боерыгы белән халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан өстәмә финанслану каралды, 2014 елда беренче тапкыр бу кертелгән изге гамәлнең чынбарлык икәненә ышандык. Ягъни, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләттән 4 сум өстәлде.

Монда баш ватып, катлаулы математик гамәл чишеп утырырга да кирәкми. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән күбрәк артып кайта, шул гына. Аның ярдәме белән районның башка зур программалары кереп җитә алмаган авыллар юллы булды, зират, һәйкәлләр төзекләндерелде, урамнар яктыртылды, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштырылды, су проблемалары хәл ителде һәм әле дә бу игелекле эшләр дәвам итә. Яхшы бит: җыелган акча читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылда шактый зур эшләр башкарыла.

Кыскасы, хезмәт нәтиҗәсе — күз алдында. Тик шулай да кайсыдыр җирлектә яшәүчеләр 1000әр сум акча биргәндә, башка урыннарда икенче берәүләр 400 — 500әр сум акчаны да җыеп бетерә алмый. Хикмәт нидә? Инде бу гамәлнең үзебез өчен кирәкле икәнен ничек җиткерергә кирәк, аңлашылмый. Халыкның битарафлыгымы, әллә урыннарда эшләп җиткермәү бармы?

Бөрбаш авыл җирле-гендә үзара салым акчасын ел саен районда иң беренчеләрдән булып җыйнап бетерүләре турында җиткергән идек. Кайбер урыннарда 200-300 сум җыйнаган чакта ук алар бишәр йөз сум җыйнадылар. Узган ел аларның күркәм эшләре турында журналистыбыз Гөлсинә Хәбибуллина бик тәфсилләп язган иде.

Җирлек быел да үзенең кыйбласына туры калган. Икенче ел инде үзара салым Бөрбашта 900 сумнан җыелган. — Узган ел бу сумманы куеп ялгышмадык, — ди авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. — Агымдагы елда да халык каршы килмәде, күпчелек аңлап, берсүзсез риза булды. Җыеп тапшыруны да озакка сузмадык. Соңгы елларда эшләгән эшләр кешеләрнең күз алдында, бу үзгәрешләр Бөрбашта гына түгел, Алан һәм Сәрдегән авылларында да чагыла.

Авыл халкы белән киңәшләшеп, авылдан чыккан эшмәкәрләр белән генә түгел, читтә яшәүче, шушы авылдан чыгучылар белән аңлашып эшләгәндә үзара салым акчаларын вакытында җыеп, авыл кешесе үзе кирәкле дип санаган урыннарга кулланганда, бу зур һәм гаять әһәмиятле башлангыч икәнен һәркем таный. Урыннарда очрашканда авыл халкы үзара салымның дүртләтә кире кайтуын, аңа зур эшләр башкарып булуын әйтәләр. Шул ук вакытта дәүләтнең бу юнәлештәге ярдәме киләчәктә дә бетмәсен иде, дигән фикерләрен җиткерәләр.

2023 елда нәтиҗәләрен караганда, авыл халкы, үзара салымны үзләрендә эшләнәчәк эш күләменнән чыгып җыярга булганнар. Куныр авыл җирлегендә бу салым 1100-1200 сум тәшкил итсә, Норма җирлеге Пүскән авылында 3000, Нормабаш авылында 3300 сумнан җыелган. Халыкның үз яшәешенә битараф булмавы без биргән таблицада ачык чагыла.

Аңлатма: Республикадан кайта торган акчалар хәзергә тиешленең 90 проценты күлдәмендә бирү каралган, ел ахырында бюджет үтәлеше уңай булганда, ул тулысынча бирелер, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым