Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел җылысын бүләк итүче үзәк

Әлеге бүлекчәгә килеп карамаучылар гына районыбызда шундый шәп тернәкләндерү бүлекчәсе бар икәнен белми.

1989 елның маенда Балтач районында халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә беренче адым ясала – өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге ачыла. 1996 елда социаль ярдәм күрсәтү оешмасы, ә 2002 елда социаль хезмәт күрсәтү үзәге оеша. Шушы үзәкнең 20 еллык юбилей чаралары узган атнада Чепья җирлегендә бик матур бәйрәм итеп үткәрелде.

Юбилей кунакларын иң элек «Наз» үзәгенең бер тармагы булган социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә каршы алып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштырып уздылар. Бүгенге көндә бүлекчә белән Ольга Гаврилова җитәкчелек итә. Аның кул астында үз эшләренең чын осталары булган белгечләр һәм хезмәткәрләр эшли. Бүлекчәнең һәрбер бүлмәсе якты, җылы, уңайлы итеп эшләнгән. Дәвалану бүлмәләрендә дә барысы да тернәкләнүчеләрнең уңайлыкларын уйлап җайлаштырылган. Биредә бер ял иткәндә  28ләп кеше була, араларында гел дәваланырга килүчеләр дә, әле беренчесен генә ял итүчеләр дә бар. Юбилей чарасы үткән көндә бүлекчәдә газета укучыларыбыз язмаларыбыз аша танып белгән мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар иде. Чепья егете Булат Нәҗипов биредә беренче елын гына ял итә икән. «Аңарчы бәйрәмнәрдә җырлап, чыгыш ясарга гына килгән бар иде. Биредә миңа бик ошый, без монда гаиләдәге кебек кайгыртучанлыкны күрәбез», ди.

Бүлекчәнең дәвалану бүлмәләрендә күптөрле авырулардан ярдәм итәрлек аппаратлар урнашкан, район башлыгы Рамил Рашитович та дәвалану бүлмәләрендәге җылылык, аппаратларның ничек эшләүләре, бүгенге көндә бүлекчәнең нинди хәл ителәсе мәсьәләләре барлыгы белән кызыксынды. Дөрестән дә, бу бинада да төзекләндерер җирләр бар һәм алар тернәкләнүчеләрнең ялын тагын да файдалырак итү юнәлешендә эшләнә торганнары. Әйтеп үткәнемчә, биредә концертлар еш була, ләкин менә аларны үткәрер җир, ягъни актлар залы юк. Аны эшләргә теләгән җир – зур балкон бар, ләкин әлегә ул кеше кабул итәрлек хәлдә түгел, шуңа да төрле бәйрәм чаралары ашханәдә узарга мәҗбүр. Шулай ук биредә галокамера, ягъни тоз белән дәвалау бүлмәсе зур чыгымнар сорый торган төзекләндерүгә мохтаҗ. Алардан тыш төрле дәвалау аппаратлары да гел ватылып тора икән.

Әлеге бүлекчәгә килеп карамаучылар гына районыбызда шундый шәп тернәкләндерү бүлекчәсе бар икәнен белми. «Алмаг» аппаратында аяк-ларына дәва алып утыручы апа янына килдем, Салавычтан Гөлйөзем апа Габдрахманова икән. Бирегә инде мин унынчы мәртәбә киләм, «Наз»да бик рәхәт, алган дәваларның файдасын ярты ел тоям. Биредә йоклый алмыйча тилмерүчеләр өчен дә бик шәп аппарат бар, аның да бик зур ярдәмен күрәм. Хезмәт күрсәтүчеләр дә ачык йөзле, ягымлы, бик рәхмәтле без аларга, ди апа. Әлбәттә, биредә төрле дәвалаулар гына үтеп калмыйлар, бергәләп гимнастика ясыйлар, төрле кул эшләре башкаралар, укырга яратучылар өчен бай китапханә дә бар. Ял итүчеләр тарафыннан башкарылган кул эшләрен коридорга күргәзмә итеп тә урнаштырганнар иде, нинди генә матурлык юк алар арасында һәм иң җәлеп иткәне Югары Субаш авылыннан Рифат Федоровның рәсемнәре булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Наз» үзәге