Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Улын хәрби операциягә озаткан ана рәхмәт белдерде

Улы махсус хәрби операциядә булган ана — Нәкыя апа тамашачы алдына басып, җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде

Узган атна бәйрәм атнасы иде, 8 март уңаеннан атна башыннан ук мәдәни чаралар үтә башлады. 6 март көнне үк район хакимияте район тормышында мөһим роль уйнаган ханым-туташларны, әниләрне, әбиләрне район мәдәният үзәгенә дәшеп, кунак итте.Чәй белән сыйлады, концерт оештырды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин гүзәл затларны бәйрәм белән котлады, әниләргә карата изге теләкләрен җиткерде, район тормышында зур роль уйнаган ханымнарны бүләкләде, алар арасында бүгенге вәзгыять кысаларында ватандашларыбызга ихлас ярдәм күрсәтүче волонтер ханымнар - Елена Вәлиева белән Гөлнара Эркаева да бар. «Ак калфак» оешмасында күркәм эшләре белән танылган, Салавыч җирлегеннән Халисә Зыятдинова да гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгының тәбрикнамәсен кабул итте. Биш бала белән тол калган Раушания Гаязовага торак өчен сертификат бирелде. Ялгыз калган өлкән кешене үзенә алып тәрбияләүче, Зур Лызи авылыннан Маргарита Васильева да бүләкләнде. Концерт бик матур итеп оештырылган иде, ахырдан улы махсус хәрби операциядә булган ана — Нәкыя апа тамашачы алдында басып, җитәкчеләргә, оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев