Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Куныр киче» (фото)

Менә көтеп алынган кичебез дә җитте..

Җәй көннәрендә безнең татар халкы болынга кичен уеннарга җыелганнар, анда төрле уеннар жыр-биюләр яңгыраган. Без дә шул чакларны искә алып кич утырырга уйладык. Кичебезне Куныр киче дип исемләдек.

Кич утыруны авылыбызның иң уңган, хөрмәтле кешеләреннән берсе Камалов Идуат абый өй каршында утырырга ниятләдек. Менә көтеп алынган кичебез дә җитте.. Авыл апалары матур алъяпкычларын, чиккән яулыкларын киеп капка янына җыелдык. Арабызда авылыбызның оста тальянчысы-гармунчысы Зиятдинов Зөлкәфир абый, ул тальянында матур көйләр сузып, җырлап җибәрде, аңа башкалар да кушылды.

Апалы- сеңелле Сәгтдинова Тәгзимә апа белән Камалова Наилә апаның чабатаны өздереп биюләре күңелләргә хуш килде. Татар халкы юктан да кызык табып төрле уеннар уйнарга яраткан бит.

Бу кичтә дә Йөзек салыш, Назалы Түбәтәй һәм башка уеннар да уйналды. Байтак кына табышмаклар әйтелде, мәкальләр дә искә төшердек бу кичтә. Күмәк биюләр, татар халык җырлары яңгырап торды. Менә җаныбызга матурлык, гүзәллек бүләк иткән кич утыру тамашасы тәмам.

Кич утыру Наилә апа әзерләгән чәй өстәле янында самовардан тәмле чәй эчү белән тәмамланды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куныр киче