Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кускем авылының дүрт тәгәрмәчле кибете бар (фото)

Кускемдә кибет, балалар бакчасы, мәктәп, медпункт булмаса да, авыл халкы зарланмый. Медицина ярдәме күрсәтергә Кургем авылы фельдшеры Айгөл Сафиуллина килә икән.

- Бик яратабыз Айгөлне, ачык йөзле, тәмле телле, - ди авыл апалары.

Көндәлек кирәк-ярак, ашамлыкларны күрше Пыжмара кибетенә яки Чепьяга барып алалар. Ә атнага бер тапкыр авылга дүрт тәгәрмәчле кибет үзе килә. Шәхси эшмәкәр Нурания Гыйльмуллинаның Чепья авылындагы кибете автолавка буларак кускемлыларны кирәк-ярак белән тәэмин итә. Телефон аша заказлар да кабул итәләр икән. Без авылга килгән чактада кибет көне иде. "Газель" машинасы авылга керү белән "Без килдек" дигәндәй хәбәр салып үзәккә барып туктады. Шуны гына көткәндәй яше дә, карты да кибеткә ашыкты. Сатучы Татьяна Кумаева, шофер егет Раил Гозәеров Кускем халкының үз кешесе булып беткән инде.

- Тугызынчы ел авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтәбез. Кунак кебек көтеп алалар, - ди Раил.

- Кибетчебез Таняны бик яратабыз. Ягымлы, һәр сораган әйберне алып килә. Ярый әле алар бар, - ди улы-килене, оныклары белән төп нигездә яшәүче Надежда Данилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250