Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыенлыклар аңа киртә түгел (фото)

Хөрмәтле Илшат Муллахмәт улы! Олы юбилеегыз белән котлап, сезгә иң мөһиме нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыклар телибез.

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Ике дистә елдан артык район газетасын версткалаучы, ягъни газетаны чыгару өчен әзерләүче Илшат Нурмөхәммәтовның да исеме район матбугаты тарихына алтын хәрефләр белән язарлык.

Илшат Нурмөхәммәтов белән ике дистә елга якын район газетасында бергә эшлибез. Шушы еллар эчендә Илшат абыйны күп яклап ачарга туры килде. Газетабызның версткасына җаваплы кеше ул. Ягъни, укучыларыбыз кулларына алып укый торган газетаны ул эшли, фотоларын тәртипли, урнаштыра, язмаларның шрифтларын укучыларыбыз өчен уңайлы итеп сайлый. Редакциядәге компьютерлар белән уртак телне тиз табучы, заманында күпләрне компьютер белән эшләргә өйрәтүче, җөмләләр төзелеше, сүзләрдәге хәреф-хаталар буенча да киңәшләшердәй хезмәттәш ул.

Медицина темасы да ят түгел аңа, чөнки өч ел ярым табиб булырга укыган кеше ул. Елга бер тапкыр Илшат абый эшкә хәрби формадан килә — ул да булса 15 февраль Әфган сугышы тәмамланган көнне. Үз тормышы турында артыгын сөйләшә торган кеше түгел ул. Бүгенге язмабыз аның 60 яшьлек гомер бәйрәменә багышлана. Шушы еллар эчендә сугышны үз күзләре белән күргән, алай гына да түгел, үлем белән күп тапкырлар күзгә-күз очрашып, аның тырнагыннан ычкына алган кеше ул. Инде 20 елдан артык район газетасында эшләүче Илшат Муллахмәт улы турында сүзебезне аның балачагыннан башлыйк әле. 

Матур табигатьле, таулар ышыгында урнашкан Кили авылында Муллахмәт абый һәм Роза апа гаиләсендә Илшат абый өченче малай булып дөньяга аваз сала, аннан соң әле сеңлесе дә туа. Әтисе башта колхозда маллар табибы булып эшли, аннан сөт-май комбинаты директоры вазыйфасын башкара, соңрак яңадан колхозга кайтып, председательнең терлекчелек тармагы буенча урынбасары була. Әнисе Роза апа гомер буе сәүдә системасында эшләп, лаеклы ялга чыга, ул бүгенге көндә дә, шөкер, исән-сау, 86нчы яше белән бара. 

Илшат абый башлангыч белемне Кили мәктәбендә ала, аннан Чапшар, Норма мәктәпләрендә укып, Балтач мәктәбендә урта белем алып, Казан дәүләт медицина институтына укырга керергә имтиханнар тапшыра, тик бер балл җитмәү табиб булу хыялын тормышка ашырмый кала. 18 яшьлек егетне Армия сафларына алалар. Бу Әфган сугышы чоры була. Илшат абый ул вакыттагы истәлекләре белән бик бүлешергә яратмый. Беренчедән, армиядән кайткан чорда аларга бернинди мәгълүмат та сөйләргә рөхсәт итмиләр, икенчедән, өйдәгеләр дә андагы хәлләрнең берсен дә белмәде, мин бар да яхшы, дип яза идем хатларда гел, ди ул. Алай да йөрәктәге яраларны кузгата торган шул чор турында сорашмый кала алмадым... 

— Япь-яшь килеш килеп кердек без Әфган сугышына. Ике ел Кандагар провинциясендә хезмәт иттек. Безнең ротада 120 кеше иде, мин кайтып киткәндә утызга да тулмый иде, күрше роталарда да шул ук хәл. Әле бу гел кешеләрне өстәп тору хисабына... Ул вакыттагы мастшабларны күзаллар өчен китерәсем килә бу саннарны. Яраланучылар һәм һәлак булучылар бик күп булды.
Безгә тиешенчә киемнәр, ашау, хәтта су да юк иде. Юыну турында без ике елга оныттык, су булса, аны эчәр өчен генә тота идек. Киемнәрне дә, тәнне дә солярка белән юа идек, бетләрне бетерү өчен. Елга бер-ике тапкыр киемнәрне кыздыра торган җайланма килә иде. Безгә ашарга сохари бирәләр иде, ул ипиләр мин туганчы пешереп, киптереп, күгәрмәсен өчен яндырып диярлек катырып куелган иделәр. Чәй урынына дөя чәнечкесен кайнатып эчә идек. Засадаларга чыкканда бер көнгә бер консерва бирәләр иде, аның мае да, томаты да булмый иде, кайчан чыкканы турында да язуы юк иде.

Махсус операцияләргә барганда сухпаек бирәләр иде, ул безнең өчен бәйрәм иде инде. Чөнки анда итле ботка да, ипи дә, чәй дә, шикәр дә була иде. Без чүлдә булдык. Җәй көне температура 70 градустан да югарырак була иде. Безнең батальон төрле яклап окоп белән чолганып алынган иде. Төнгә кайтып җитеп булганда үзебезне үзебез сакладык. Чиратлап йокладык. Анысы да булса җир өстендә, аска салырга бер картон кисәге булса да сөенә идек... Ул вакытта без бик күпне күрдек, сөйләргә ярамаганлык белән генә андагы чын дөреслек өскә калыкмый калды. Сугыш ветераны буларак безгә тиешле өстенлекләрнең бетерелүе кызганыч..., — ди хезмәттәшем.

Засадада утырган килеш аңын югалтып егылган яшь егетне госпитальгә озаталар. Аннан инде демобилизовать итәләр. 

— Мин аның белән килешмичә, яңадан сугышка җибәрүләрен сорадым. Чөнки әле минем иптәшләр калган иде анда. Тик, анда инде кире җибәрмәделәр. Аннан соң да берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек әле без сугышка китәр өчен, ләкин рөхсәт бирүче булмады. Чөнки минем Әфгандагы ике ел тулган иде инде. Әфганда калган документларны да бергә хезмәт иткән Фәнис дус үзе кайтканда алып кайтып бирде, — ди Илшат абый. 

Сугышка кадәр булган хыялын янәдән исенә төшерә ул һәм кабат институтка килә, имтиханнарын уңышлы тапшырып, укырга керә, тик, сугышта какшаган сәламәтлек инде мәңгелеккә киртә куя. Аңа укуын туктатып, сәламәтлеген кайгыртырга кушалар. Шуннан ул Тимирязев колхозында токарь булып эшли башлый. Авыр хезмәт анда да сәламәтлекне какшата. Аннан соң төрле хастаханәләрне, табибларны йөреп чыга ул, файдасы булмый. Ярдәм итәрдәй бер генә кеше табыла, ул Илшат абыйны аякка бас-тыра. Соңрак Илшат абый төзелештә хезмәт куеп, 1993 елда район хәрби комиссариатына эшкә урнаша. 

— Ул иң беренче компьютерлар керә башлаган вакыт иде. Мине Саратовка офицерлар әзерли торган курсларга укырга җибәрделәр. Анда баргач үзем генеральный штабта ике ай офицерларны компьютер белән кулланырга укыттым. Россия хәрби комиссариатларында компьютерларда эшли белгән кеше юк иде әле ул вакытта. Курсларны бик уңышлы үтеп кайттым һәм хәрби комиссариатта эшемне дәвам иттем. 2001 елда инде мин редакциягә эшкә күчтем. Ул вакытта «Хезмәт» компьютерда салынса да, «Азьлане»ны әле типографиядә җыялар иде, мин килгәч ул да компьютерга күчте һәм ике газетаны да компьютерда эшли башладык, — дип сөйли ул хезмәт юлы турында.

Илшат Нурмөхәммәтов редакциягә килеп эшли башлагач та газета программалары инде күптапкырлар үзгәреп, яңа программалар өйрәнергә туры килде аңа. Ләкин хезмәттәшебез өчен бернинди кыенлыклар да киртә түгел, ул үз эшенең чын остасы булуын раслап, газетаның укучылар өчен кызыклырак, матурырак булуын теләп, һәрчак тырышып эшли.

Хөрмәтле Илшат Муллахмәт улы! Олы юбилеегыз белән котлап, сезгә иң мөһиме нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыклар телибез. Алдагы тормышыгызда да Әлфия ханым белән иңне-иңгә куеп, тигезлектә яшәргә язсын. Тырышып тапкан дәүләтегезнең бәрәкәтен күреп, балаларыгызның хөрмәтен тоеп, матур, тулы тормышыгызга шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын!

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Юбилеегыз белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез. 

Иң изге теләкләр белән «Хезмәт» газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илшат Нурмөхәммәтов