Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Легендар якташыбызга күргәзмә ачылды. Күрми калмагыз!

Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музеенда аңа нигез салучы, 57 ел аның алыштыргысыз директоры булган Гарифҗан Галиевич Галиевның тормышына багышланган күргәзмә ачылды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "СССРның халык мәгарифе отличнигы", "Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре", туган авылы Каенсарда үз акчасына яуда калганнарга һәйкәл төзетеп һәм башка игелекле гамәлләре белән танылган Гарифҗан ага озакламый үзенең бик тә күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк.

"95 яшемне дә эш урынымда каршыладым бит", - дип сөенергә, бу яктан да район тарихында легендага әйләнергә язсын. Ә күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!

Чыганак: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гарифҗан Галиев "Халыклар дуслыгы" музее