Мәликә Сибгатуллина - Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. Котлыйбыз!
Конкурсны оештыручы — Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы каршындагы «Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча милли ата-аналар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы.
Быелның 16 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә «Безнең туган якны өйрәнү музее» II Бөтенроссия проекты кысаларында «Минем шәҗәрәм » XI Бөтенроссия гаилә генеалогик тикшеренүләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурсны оештыручы — Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы каршындагы «Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча милли ата-аналар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы.
Конкурс Россия гаиләләрендә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гаилә бердәмлеген саклауга һәм формалаштыруга, үз шәҗәрәләрен төзү, гаилә һәм нәсел тарихын өйрәнүгэ юнәлдерелгән. Җиңүчеләр булып Омск, Свердловск өлкәләреннән, Алтай Республикасыннан, Киров, Мәскәү өлкәсеннән, Якутиядән һәм Татарстаннан дүрт катнашучы билгеләнде. Б. С. Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сибгатуллина Мәликә — шуларның берсе.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сибгатуллина Г. Н. җитәкчелегендәге тикшеренү эше жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев