Машина иясе
Көшкәтбаш авылыннан Гүзәлия Гафиулла кызы Нургалиева (рәсемдә) «Кәеф ничек?» газетасында басылып чыккан анкетаны тутырып, редакциягә юллый.
18нче сентябрьдә Нургалиевларга «ВАЗ-2105» маркалы, ак төстә машина отуларын хәбәр итәләр. «5нче октябрьдә машинаны рәсмиләштереп алып кайттык. Автомобиль йөртү таныклыгым юк иде әле, укырга туры киләчәк!» - диде Гүзәлия ханым элемтәгә кергәч.
Гүзәлия Нургалиеваның кулы җиңелдер, күрәсең, элек тә бәйрәмнәрдә лотерея уеннарында әйбер отмыйча калганын хәтерләми. Ә монысында катнашырга тормыш иптәше Рафис тәкъдим итә, бәлки машина да отып куярсың әле, дигән сүзләре рас килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев