“Матчаның бу ягына чыкма!”
Еллары шундый була бит: ул чорда һәр авылда күршесен, ачуы килгән авылдашын әләкләргә, озатырга әзер торучы күп була. Бездә дә бер ир-ат (аны да исемләп сөйләде авылдаш), җае туры килгән саен ул чактагы рәискә ул мондый, бу тегенди дип әләкләп килә.
Беркөн, сүз иярә сүз чыгып, сөйләшеп киттек тә, җиденче дистәсен түгәрәкләүче авылдашым, әтисеннән ишетеп калган бер хикәятне исенә төшерде. Элекке авылдашыбыз (безнең буын да хәтерләми инде аны), сугыштан үпкә чире белән кайтып, сугышның соңгы елларында колхоз председателе булып эшләгән Мифтахетдин бабай турындагы әлеге миңа бик тә гыйбрәтле, бүген дә бик актуал кебек тоелды.
Еллары шундый була бит: ул чорда һәр авылда күршесен, ачуы килгән авылдашын әләкләргә, озатырга әзер торучы күп була. Бездә дә бер ир-ат (аны да исемләп сөйләде авылдаш), җае туры килгән саен ул чактагы рәискә ул мондый, бу тегенди дип әләкләп килә. Җыелышларда, утырышларда да бик актив бу. Кызып китеп, килә-килә сөйли. Мифтах абый (ул чакта әлое кырык яшләрдәге ир-ат) түзми: “Син, кем агай, матчаның бу ягына чыкиа әле”, – ди. Бу беренче карашка гына матча, чамадан чыкма әле дигән кисәтү дә була бу. Юкса, авыл өлкәннәре берсеннән-берсенә сөйләп калдырыр идемени. Ярый әле үзенә зыяны килми, аның өстеннән үк әләк белән китми.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев