Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матур көзләрдә

Алтын-сары матур көзләрдә була торган «Өлкәннәр көне»н түземсезлек белән көттем. Бу бәйрәмне олылар ничек кабул итәдер, әмма минем кәефләрен күтәрәсе килгән олы кешеләрем - дусларым бар.

Безнең Чепья авылында узган ел яз «Туганай» керәшен фольклор ансамбле оешты. Җырчы апалар-дусларым бик дәртле, шат күңелле, талантлы. Ерак юлларга чыгып чыгыш ясап кайтудан да курыкмыйлар. Кукмарада «Балкыш» ветераннар смотрында, Казанда Универсиада паркында да яраттылар үзләрен. Балтач һәм Чепья сәхнәләрендә, Сабантуйларда бәйрәм бизәге булдылар. Бик яшь ансамбль булсалар да, инде дипломнары, Мактау кәгазьләре бихисап. Авыл китапханәсендә үткәрелә торган чаралар да җырчы апалардан башка узмый, хәер, ансамбль булып оешып китүләренә китапханә үткәргән керәшен халкының «Бәрмәнчеге» сәбәпче булды. Ансамбльнең яшәвенә авылга данлыклы гармунчы Нурҗиһан апа Ишморатованың кайтуы терәк булды.

Апаларның һәммәсе дә җырга әвәсләр, озын керәшен көйләрен дә, шаян җыруларын да яратып җырлыйлар. Репертуарны сайлауда Люба Солякованың өлеше зур. Бертуган Ләлә, Ленура апалар яшьтән тыңлап үскән җыруларын әле дә яратып башкаралар. Араларында иң олысы Мая апаның үзенә генә хас көе бар. Илсөяр апа үзенең яхшы кәефе белән һәркемнең күңелен күтәрә белә. Мәдәният йорты директоры Диния Вәлиева ансамбльнең чыгышларын оештыра. Көндәлек тормышта да аралашып, хәбәрләшеп яшәүче, сагынышып күрешүче бу тынгысыз апаларга үземнең соклануымны белдерәсем килә. Авыру-сырхауларны читкә куеп, йорт-җирләрен «ташлап» көндезен, дә кичен дә җырлаучы, башкаларга кәеф күтәренкелеге өләшүче бу апаларга «Афәрин»нән башка сүзем юк.
Рәсемдә: җырлыйбыз да, биибез дә, гармун кулларыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250