Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матурлык үрнәгенә тормышның бүләге

2001 елның мартында Салавыч Сәрдегәне һәм Балтач авылларын гөрләтеп туйлар иткән парларның инде олы кызы үзе тормышта

Балтач бистәсендә гомер кичерүче Сания Габдрахманова тормыш иптәше Алмаз белән биш балага гомер биргән батыр ана. Алинә, Фәрит, Әдилә, Айзилә, Зәлия... 2001 елның мартында Салавыч Сәрдегәне һәм Балтач авылларын гөрләтеп туйлар иткән парларның инде олы кызы үзе тормышта, быел кияүгә чыкты. Уллары Фәрит Янил аграр көллиятенең 4 курс студенты, Әдиләләре Балтач урта мәктәбенең 4 сыйныфында укый, Айзилә бистәнең «Карлыгач» балалар бакчасына йөри. Зәлия әлегә кечкенә – 9 ай гына, шуңа да әнисен бәби ялында тота. Алмаз «Тау-бетон» ширкәтендә «КамАЗ» шоферы. Матур гаилә 22 ел инде Сәйдә әби белән гөрләтеп тормыш көтә.

Әлфия, Кәүсәрия әбиләре белән Фаил, Мөнир бабайлары да оныкларны бик ярата торган кешеләр, бала үстерүдә-тәрбияләүдә гел ярдәм итеп торалар. Үзләре – матурлык үрнәге, ә балалары – тормышның бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев