Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матурлыкны саклыйк, кешеләрне хөрмәтлик

Аларның кулы белән парклар, ишегаллары, бистә урамнары ямьгә күмелә, бал кортларыдай тырышып эшлиләр, барлык җәмәгать урыннарын чиста тоталар.

2 июньдә Мелиораторлар көне булып узды. Безнең Балтач районындагы «Мелиоратор-Балтач» ширкәтендә иң хезмәт сөючән кешеләр эшли, алар тирә-юньне төзекләндереп, матурлап, чистартып, пөхтәләп торучылар. Аларның кулы белән парклар, ишегаллары, бистә урамнары ямьгә күмелә, бал кортларыдай тырышып эшлиләр, барлык җәмәгать урыннарын чиста тоталар.

Хөрмәтле райондашлар, районның профсоюз комитеты исеменнән сездән матурлыкны саклавыгызны, табигатьне рәнҗетми, пычратмый тотуыгызны сорыйбыз. Кешеләрдә иң кыйммәтле сыйфатлар — ул тәрбиялелек һәм хезмәт сөю. 

Рәсәйнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча Балтач районының профсоюз оешмасы барлык хезмәткәрләрне, профсоюз әгъзаларын бәйрәмнәре белән котлап, Рәхмәт хатлары һәм азык-төлек алу өчен сертификатлар тапшырды. Һәркем бүләкләнде, һәркем канәгать калды, куанды. Әлеге чара алар өчен эштә дә, тормышта да тәүге мәртәбә булды. Кул астында эшләүчеләребезне бүләкләргә онытмасак иде. Ә без тирә-юнебезне матурлап торучыларның хезмәтләрен мактауны дәвам итәрбез. Бер-беребезне хөрмәт итик, илдә эшче көчләр җитми хәзер.

Марина Ишмурзина, профсоюз оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач районының профсоюз оешмасы