Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мавыктыргыч дөнья

Норма авылыннан Миңнебаевлар үзләренең 22 буынын ачыклаган. Гөлсем апа бөтенесе 63 шәҗәрә төзегән.

Утыз ел мәктәптә балаларга математикадан белем биргән, «Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы» Гөлсем апа санаулы еллар эчендә әнә шундый нәтиҗәгә ирешә. Бу шөгыль шулкадәр мавыктыргыч була, бер башлагач, берсе артыннан икенчесен дәвам итеп кенә тора. Очраган һәр мәгълүмат аңа шулкадәр кадерлегә әйләнә, берничә ел, фанатларча, шәҗәрәләр дөньясында яши. «Миңа ул чакта телевизор да, телефон да кирәк булмады, эзләндем дә эзләндем», – ди ул үзе әлеге еллар турында. Соңгы вакытта бераз сүрелеп китсә дә, эзләнүләр дәвам итә, башлаган, тәмамлыйсы эшләре дә байтак.

Төгәл фәннәр укытучысына тарих белән кызыксыну каян килгән? – Аңа бу сорауны бик еш бирәләр. Кызыксыну, оеткы дигәнең кыз күңеленә бала чакта ук салынган була шул.

–Мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчем Флера апа Кәлимуллина тарих укытучысы иде, – дип искә ала Гөлсем апа. – Арча педагогия училищесында укыганда да төркем җитәкчебез тарих укытучысы булды. Әле ул музей директоры да иде. Флера апабыз да Норма мәктәбе музеена нигез салучы булды. Ул чакта үзебез дә өйдән-өйгә йөреп диярлек элекке әйберләр җыйдык, күп экспонатлар тупладык. Менә шулар барысы күңелгә кереп калгандыр инде. Укытучы булып эшләгәндә дә, агитатор-пропагандистлар буларак, Бөек Җиңүнең төрле юбилейлары, тарихи даталар уңаеннан өлкәннәр белән күп аралашырга, аларның хатирә-истәлекләрен барларга туры килде. Үземнең әни, әбиләр исән вакытта үзебезнең нәсел турында да шактый истәлекләрне язып алган идем. Менә шулар бөтенесе шәҗәрәләр төзүгә алып килде дип уйлыйм. Үткән гасыр азагында Карадуганнан Бакый ага Зыятдинов шәҗәрәләр төзи башлады. Ул Казанның архив материаллары ярдәме белән безгә өч шәҗәрә төзеп бирде. Аннан соң инде үзем төзи башладым. Казан архивларыннан тыш, Киров, Мәскәү архивларына да юл таптык. Уфадан метрикәләр буенча мәгълүмат алдык. Шулардан башка чын шәҗәрә төзим димә. 2017 елда Кариле авылы турында бик бай китап чыкты. Мине шул елны төбәк тарихчылары съездына җибәрделәр. Шунда тарихчылар белән танышып, бик күп тәҗрибә уртаклаштык, бу да күп яңалыкларга, белешмәләргә юл ачты...

Бүген Гөлсем апа үзенең 12-13нче буынына кадәр нәселен әйбәт белә. Әтисенең әбисе ягыннан инде 22 буынны ачыклаганнар. Үзләренең нәсел шәҗәрәсен генә дә өч тапкыр эшләгән Гөлсем апа! Яңа мәгълүматлар барлыкка килү белән, һич иренмичә, элеккесен тагын да баетып эшләгән. Башкаларга төзегән шәҗәрәләре белән бергә бүген инде ул 63 шәҗәрә төзегән. Зона этабына алып барган ун шәҗәрәсен күреп, бу реаль әйбер түгел, дип аптыраучылар да була. Билгеле, әлеге ярыш өчен генә, февраль аеннан гына төзи башласаң, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмый. Егерме еллык хезмәте икәнен әйткәч, гаҗәпләнүләре соклануга әйләнә.

–Бу чарага әзерләнгәндә безгә бик күпләр ярдәм итте. Район мәдәният йорты коллективы нәселебез тарихын чагылдырган бик тә эчтәлекле сценарий төзеде, бик матур чыгыш ясады, Ранил Шәрифҗанов сыйфатлы видео эшләде. Аларга, Норма җирле үзидарәсенә, «Каенлык» кафесыннан Альбина һәм Нурҗиһан апага, коллективымнан Рәсимә Шакирова һәм Ирек Галиуллинга, хезмәте кергән һәркемгә без бик рәхмәтле, – ди Гөлсем апа.

Миңнебаевлар гаиләсе май урталарында әлеге ярышларның республика этабында катнашачак. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәҗәрә яшәеш